tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татар теле укытучыларына татар телен саклау өчен нәрсә эшләргә кирәк?
Татар теле укытучыларына татар телен саклау өчен нәрсә эшләргә кирәк?

Татар теле укытучыларына татар телен саклау өчен нәрсә эшләргә кирәк?

8-10 июль көннәрендә Татарстан Фән һәм мәгариф министрлыгы Татарстанда һәм Татарстаннан читтә яшәүче татар теле һәм әдәбияты укытучыларын Бөтенроссия съездына җыйды. Съезд өч көн дәвам итте. Анда илебезнең 32 төбәгеннән җыелган 700ләп делегат катнашты.

Тел — милләт сакчысы

Тел – халыкның яшәү асылын, гореф-гадәтен, дөньяга карашын, фәлсәфәсен, тарихын, кыскасы, бөтен күңел байлыгын күп гасырлар буена үзенә сеңдерә барып, аны безнең заманнарга китереп җиткергән зур хәзинә.

Җир йөзендә телләр бик күп. Аларның төгәл санын әйтү дә кыендыр. Бар миллиардлап кеше сөйләшкән рус, инглиз телләре, бар берничә мең, хәтта берничә йөз кеше сөйләшкәннәре… Шулар арасында үзебезнең туган телебез — татар теле дә бар. Телебез — иң бай, иң матур телләрнең берсе. Татар теле – үзе бер тылсымлы дөнья. Борын-борыннан мәшһүр акыл ияләре, әдипләр бу көчнең бөеклегенә, нәфислегенә сокланганнар һәм аның җәмгыятьтә тоткан урынын билгеләгәннәр. Халык тел аша чын йөрәктән чыккан матур хисләрен, күңел түрендә яткан тирән кичерешләрен, хыялында гәүдәләнә торган изге теләкләрен белдергән. Элекке әби-бабаларыбыз, җир йөзендәге башка байлыклар белән беррәттән, олы тел хәзинәсен дә безгә мирас итеп калдырганнар. Һәр буын ул хәзинәгә үз өлешен керткән, күп сынаулар аша чал тарих аны һаман саен эшкәртеп һәм шомартып безнең заманга китереп җиткергән.

Бүгенге көндә ул ни хәлдә? Бездән соң киләсе буынга җиткерү өчен үз өлешебезне кертәбезме соң аңа? Заманында халыкара телләрнең берсе булган, хәзерге көндә дә бөтендөнья күләмендә сөйләшер өчен уңай ун-унбиш тел арасында саналган, җәмгыять яшәеше барышын бөтен тулылыгы һәм нечкәлекләре белән чагылдыра алырлык бихисап сүз байлыгы булган ана телебезнең бүгенгесе ничек тә, киләчәге ничегрәк булыр соң? Бер яктан караганда, бу гади генә сорау кебек. Икенче яктан караганда, ул катлаулы, шул ук вакытта барлык татар милләтеннән булган кешене уйланырга мәҗбүр итә торган сорау.

Көрәш дәвам итә

Соңгы елларда Татарстанда гына түгел, республикадан читтә яшәгән татарлар өчен дә туган телне өйрәнү, үстерү, үз гореф-гадәтләребезне саклап яшәү өчен мөмкинлекләр җитәрлек. Татарстан чит төбәкләрдә яшәүче милләттәшләребезне үз канаты астына алып, һәрвакыт ярдәмгә килеп тора. Без дә татарстанлыларга бик рәхмәтлебез. Әмма ләкин бу елгы уку елында тел тирәсендә туган чуалышлар, дәүләт телләре турында федераль законга төзәтмәләр кертү, аны өйрәнүгә бирелгән сәгатьләр саны кыскару, туган телне өйрәнүне ата-аналар сайлап алуына гына калдыру мәктәпләрдә татар телен өйрәтү буенча күп еллар куйган хезмәтебезне юкка чыгаруга тиң булды. Моны төрле җирдә төрлечә кабул иттеләр. Кемдер сөенде, кемдер көенде, кемнеңдер күзләреннән кайнар күз яшьләре тамды. Тәнендә татар каны кайнаган бер генә милләт кешесе дә моңа битараф була алмады. Чит төбәкләрдә яшәп, туган тел өчен көрәшүче миллионлаган милләттәшләребезнең күзе кабат мәркәзебез Казанга, Татарстанга төбәлде.

Халык язучысы Нурихан Фәттах үз заманында болай язган: «Әгәр тиздән минем телем бетә икән, озак­ламый тамырым корый икән, бу дөньяда ник яшәргә дә, нигә яратырга, балалар тудырырга, чәчәкләр үстерергә? Нигә җырлар, китап­лар язарга?.. Икенең берсе — йә тере килеш туфракка әйләнергә, йә көрәшергә! Мин көрәшергә булдым!” Язучы тарафыннан әйтелгән әлеге сүзләр бүгенге көн проблемаларын чагылдырып әйтелгән диярсең. Көрәшнең нәтиҗәләре ничек соң? Быелгы уку елында татар телен өйрәнү мәктәпләрдә ничек алып барылачак? Шушы сорауларга җавап эзләү өчен 8-10 июль көннәрендә Татарстан Фән һәм мәгариф министрлыгы Татарстанда һәм Татарстаннан читтә яшәүче татар теле һәм әдәбияты укытучыларын Бөтенроссия съездына җыйды.

Съезд өч көн дәвам итте. Анда илебезнең 32 төбәгеннән җыелган 700 ләп делегат катнашты. Килгән кунаклар үзара аралашып кына калмадылар, экскурсияләрдә мәркәзебез Казанның матурлыгына сокланып, милли-мәдәни мирасыбызны тагын бер кат барладылар. Кәрим Тинчурин театрында булып, бүгенге көннең мөһим проблемаларын чагылдырган ” Гомерем буе сине көттем” спектаклен карап, рухи байлык та тупладылар.

Съездның икенче көне Татарстан Республикасы Кукмара районы балалар бакчалары Һәм мәктәпләренең эш тәҗрибәләре белән танышуга багышланган иде. Делегатлар Кукмарада мәгариф өлкәсенең, Россиядә туган телләрне саклау буенча барган шау- шуларга да карамыйча, дөрес юл белән баруларын үз күзләре белән күреп, инанып кайттылар. Съездга барган делегатыбыз, Ижау шәһәренең 10нчы мәктәбендә татар теле укытучысы Фәридә Фрунзе кызы Кашапова: “Кукмара мәктәпләрендә буыннар чылбыры өзелмәү күренеп тора. Балалар бакчаларында, мәктәпләрдә, һөнәри белем бирү мәктәпләрендә дә балаларга хезмәт тәрбиясе бирүгә игътибар бирелә. Бу — чигү, итек басу, иген игү, кортчылык һөнәрләре. Балалар килгән кунакларга һөнәри дәресләр күрсәттеләр. Гаиләдә, мәктәптә хезмәт тәрбиясе алып үскән бала халкына битараф була алмый…” — диде. Бу, әлбәттә, шулай. Аннан кала, Кукмара мәктәпләрендә этнокультуралы тәрбия бирү дә системага салынган, күпләргә үрнәк булырлык. Район күпмилләтле булуга карамастан, бер гаилә булып, дус – тату яшиләр, шуңадыр да йөзләре нурлы, өстәлләре мул, тормышлары нык кукмаралыларның.

Әлбәттә, өч көн дәвамында сүз татар теле һәм аны өйрәнү проблемалары турында барды. Съездда ике сорауга җавап эзләнде: туган телне үстерү өчен бүген нәрсә эшләнә һәм аны саклау өчен нәрсә эшләргә кирәк? Беренче сорауга җавап йөзеннән күп кенә чыгышлар ясалды. Бигрәк тә Татарстан Дәүләт Советының Мәгариф, фән, мәдәният һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе, язучы Рәзил Исмәгыйль улы Вәлиевнең чыгышын делегатлар алкышларга күмде. “Бу — бүгенге генә түгел, күптәннән килгән проблемаларның берсе. Бер генә милләт тә телдән башка яши алмый һәм бер генә милләт тә үзе теләп дөньядан китәргә теләми. Дәүләт телен ата- ана сайлавына гына куеп өйрәнү, шул исәптән рус телен туган тел итеп өйрәнү ул дөрес түгел. Без бөек рус телен хөрмәтлибез, аннан башка туган телне өйрәнүне күз алдына китерү авыр, әмма Дәүләт теле ул Республика теле булырга һәм Конституция белән ныгытылырга тиеш”, — диде ул. Россия Фән һәм мәгариф министрлыгында гомуми белем бирү өлкәсендә дәүләт сәясәте департаментының директоры Андрей Петров укытучыларга туган тел язмышы өчен шулай борчылып яшәүләре өчен зур рәхмәт белдерде. Татар халкының башка милләтләр өчен дә үрнәк булып торуын, һәрвакыт үз кыйблаларыннан тайпылмыйча, дөрес юлдан баруларын ассызыклап үтте. ”Без халык теләген ишеттек һәм кулыбыздан килгәнчә ярдәм итәргә әзер”, — дигән сүзләре сентябрь аенда кабул ителәчәк карарларның уңай булачагына өмет уятты.

Ә инде икенче сорауга җавап табу бераз читенрәк. Минем уйлавымча, күпләр аңа җавап тапмый да киткәннәрдер. Бер генә җитәкче дә, бер генә белгеч тә Казан шәһәреннән торып татар телен саклау өчен нишләргә кирәк дигән сорауга җавап бирмәячәк, әлбәттә. Җавапны һәр укытучыга үз җитәкчеләре, җирле оешмалар белән берлектә эзлисе кала. Бу эш һәрвакыт зур осталык, көч һәм теләк булуны сорады. Шуңа күрә киләчәктә дә мин ана теле укытучыларына сәламәтлек, иҗади уңышлар, сабырлык теләр идем. Утыз елга якын алар үз эшләренә хыянәт итмичә, барлык авырлыкларны үз җилкәләренә алып, заман белән бергә атларга тырыштылар, төрле кызыксындыру чаралары уйлап табып, балалар күңеленә туган тел орлыгын чәчтеләр, аны назлап үстерделәр. Үзләренең һөнәри осталыкларын төрле ярышларда катнашып дәлилләделәр. Мин методберләшмә җитәкчесе булып эшләгән 15 елдан артык эш дәверендә бер генә укытучы да эш урыныннан китмәде. Телне өйрәнүче балалар саны кимесә дә, туган тел яңгырады, яңгырый һәм киләчәктә дә яңгыраячак дип ышандырасы килә.

Милли мәгариф яңартуны сорый

Яңа уку елында телне өйрәнү буенча нинди үзгәрешләр көтелә соң? Беренчедән, Россия Федерациясе Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан эшләнгән уку планына тәңгәлләштерелеп, предметның исеме үзгәртелә. Ул “татар теле” дип түгел, “туган тел” дәресләре дип аталачак. Икенчедән, яңа юнәлештә белем бирүдә төп рольне коммуникатив принцип башкара. Татар телен өйрәтү элеккечә ике юнәлештә барачак: “Дәүләт теле” (татар булмаган­нарга татар телен өйрәтү) һәм “Туган тел” (туган теле татар теле булган балаларга татар теле укыту). Федераль белем бирү стандартларында күрсәтелгәнчә, гомуми белем бирү нәтиҗәләренә куелган таләпләр дә үзгәрә. Әйткәнемчә, бу беренче чиратта татар телен төрле милләтләр өчен аралашу чарасы буларак би­рү. Бу укыту программасының 60% тәшкил итәчәк. Икенче максаты – сөйләм һәм язма телне үстерү өчен грамматиканы үзләштерү. Бу программаның 30% тәшкил итә. Ә инде калган 10% социомәдәни, ягъни көндәлек аралашуга бәйле сөйләм этикеты үрнәкләрен формалаштыруга биреләчәк. Шулай ук телне өйрәнү ике өлешкә бүленәчәк: база өлеше һәм тирәнтен өйрәнү өлеше. База өлешендә туган телне өйрәнүгә 2 сәгать, тирәнтен өйрәнү өлешендә — 3 сәгать бирелгән. Моннан кала бирелгән күрсәтмәләрдә татар теленең кулланыш дәрәҗәсен киңәйтү, аны үстерүдә бәйләнеш челтәре төзү, заманча укыту чараларын арттырып, балаларда укуга кызыксыну уяту, һәр җирлектә милли мәгариф системасын яңарту кирәклеге турында да сораулар чагылыш тапты. Ләкин минем үзем өчен методик ярдәм җитеп бетмәде.

Яңа укыту эчтәлегенә туры килгән дәреслекләр һәм аларның авторлары белән очрашулар, бу дәреслекләрнең Федераль стандарт­ларга кертелүе, кертелмәве турында, аның белән эшләү үзенчәлекләре, эш программаларын язу турында мәгълүматлар да бирелсә, укытучыга бераз булса да эш җиңеләер иде. Димәк, бу сорауларның барысына да укытучыга эзләнергә, үзлегеннән җавап табарга кала.

Әйе, туган телне укыту башка фәннәргә караганда икеләтә авыр. Ул укытучыдан предметны белүне генә түгел, зур һөнәри осталык, түземлелек һәм, заман таләп иткәнчә, югары технологияләрдән, мәгълүмати чаралардан хәбәрдар булуны, иҗади эшли белүне таләп итә. Педагогик эшчәнлектә иҗадилык – бу яңалыкка омтылу. Тәҗрибә педагогик эшчәнлекнең нигезе булса, яңалыкка омтылу үсеш — үзгәрешне тәэмин итә. Беркемгә дә сер түгел, бүген мәктәпләр сан артыннан, күрсәткечләр артыннан куа. Чөнки моны мәгариф системасы таләп итә. Бер генә мәктәпнең дә рейтингларда соңгы юлларда күренәсе килми. Моның өчен ул төрле юллар эзли. Ә инде сан түгел, эчтәлек ягына күбрәк игътибар бирелсә, я булмаса, шул күрсәткечләр арасында туган тел укытуны билгеләүне исәпкә алу да булса, күпкә отышлырак булыр иде.

Туган тел ул балага әби – бабайлардан тапшырылган зур бүләк дидек. Ә бүләкне саклау, күбәйтү үзе бер батырлык сорый. Шушы батырлыкны табып, кулга-кул тотынышып эшләгәндә генә җиңүгә ирешеп булачак. Сүземне съездны оештыруда күп көч куйган, һәр укытучыны ачык йөз белән үз туганы кебек кабул иткән Гөлия Фәрһад кызы Мусинаның сүзләре белән тәмамлыйсым килә. “Әле генә футбол буенча Дөнья чемпионаты узды, бер-бер артлы зур җыеннар узып тора. Татарстан мондый чараларга каян мөмкинлекләр таба?” – дигән сорауга ул болай диде: “Мөмкинлекләр барлык өлкәләрдә дә бар, приоритетларны дөрес куя белергә генә кирәк”. Бу бит чыннан да шулай!

Рәсимә Садыйкова, Ижау шәһәре.
yanarysh.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*