tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татарлар Сахалинда да югалып калмый
Татарлар Сахалинда да югалып калмый

Татарлар Сахалинда да югалып калмый

Күптән түгел генә Сахалин утравыннан шатлыклы хәбәр килеп иреште – дистә еллар дәвамында сорап йөргәннән соң, ниһаять, җитәкчеләр милләттәшләребезнең гозеренә колак салган һәм мөселман зираты ачып җибәрү өчен шәһәр читендә җир кишәрлеге бүлеп биргән.

Сахалин татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Зәкия Вәлитова шушы арада гына Ульяновск шәһәренә кайтып милләттәшләребез белән корбан мәҗлесе үткәрде һәм башкарган эшләре, уңышлары турында тәфсилләп сөйләде. Күркәм очрашуда өлкә татар автономиясе вәкилләре, шәһәребез абыстайлары, шәкертләр һәм Зәкия ханымның туганнары, якыннары катнашты.

Ульяновск өлкә мөселман хатын-кызлар союзы рәисе Асия хаҗия Мөлекова һәм Зәкия ханым Вәлитова тырышлыгы белән оештырылган мәҗлес ике өлештән торды. Анда катнашучылар ике төбәкнең милли, дини эшләре хакында фикер алыштылар һәм тәҗрибә алмаштылар.

Өлкәбез татарларының лидеры Рамис Сафин ерак Сахалин утравында төпләнеп, милләттәшләребезне бик тә уңышлы әйдәп баручы Зәкия ханымның күпкырлы эшчәнлегенә соклануын белдерде.

– Татарстанның Чүпрәле районы Каракитә авылында туып үскән милләт җанлы якташыбыз белән чиксез горурланабыз,- диде ул һәм мәҗлес хуҗабикәсенә истәлекле бүләк тапшырды.

Ә Зәкия ханым халкыбызның милли үзаңын үстерүгә, иманын ныгытуга юнәлдерелгән барлык эшләрне дә йөрәге кушуы буенча башкаруын әйтеп узды.

– Сахалин утравында менә 38 ел инде яшим. Ана телен, милли һәм дини йолаларыбызны өйрәтеп үстерүләре өчен әти-әниемә зур рәхмәт. Безнең шәһәрдә илебезнең төрле төбәкләреннән килеп урнашкан татарлар гомер кичерә. Аларның соңгы вакытта автономия эшендә актив катнашулары бик тә шатландыра. Ел саен күмәкләшеп Сабантуй, Корбан, Рамазан һәм Мәүлид бәйрәмнәре оештырабыз. Мәчетебез эшләп килә, җомга намазларына яшьләр дә шактый җыела. Имам-хатыйбыбыз Җамал хәзрәт белән берлектә бәбигә исем кушу, никах мәҗлесләре үткәрәбез. Татар мәктәбебез, “Татарстан” дип исемләнгән футбол командабыз бар,- диде Зәкия ханым.

Аннары Асия хаҗия Мөлекова милләттәшләребезне аеруча кызыксындырган мәсьәләләргә тукталып үтте һәм мәетне соңгы юлга озатуга бәйле дини йолалар турында тәфсилләп сөйләде. Иманлы кешеләр барысы да ахирәттә очрашырлар, иншаллаһ, диде ул.

Мәҗлеснең икенче өлешендә остабикәләр Коръәни-Кәримнән сүрәләр укыдылар, мөнәҗәтләр әйттеләр һәм бергәләп корбан шулпасыннан авыз иттеләр.

Мәҗлестә катнашучылар шундый күркәм, истәлекле очрашуны оештыру максатында зур тырышлык куйган өчен Асия хаҗия Мөлекова белән Зәкия ханым Вәлитовага олы рәхмәт сүзләрен ирештерделәр.

emetul73.ru

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*