tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татарның батыр улы
Татарның батыр улы

Татарның батыр улы

Спортчы булу бер дә җиңел түгел. Күпме чыдамлык, көч-куәт, алга куйган максатны тормышка ашыра белү кирәк. Уңышлар үзлегеннән генә булмый, спортчыларның һәр җиңүе тир түгеп кенә була.

Фәнәес Фәрәхетдин улы Мясогутов 1962нче елның 21 октябрендә Батыр районы Шыгырдан авылында туган. Кечкенәдән эш яраткан, спорт белән дус булган. Аңа аеруча авыр атлетика ышаган. Штанга, герлар күтәргән. Беренче мәртәбә үзенең туган авылы Шыгырдан Сабан туенда гер күтәрү буенча катнашып чемпион булган. Аның җиңүләре шуннан башланган. Туган авылы Сабан туенда бик күп тапкырлар гер күтәрү буенча җиңүче булып калган. Татар Согыты авылында Сабан туйларында 100 килограммлы борчак капчыгын озын дистанциягә күтәреп бару буенча бик күп еллар беренчелекне беркем дә анардан яулап ала алмады. 1994 елны шул ук Татар Согыты Сабан туенда 100 килограммлы капчыкны 1 чакрымлар арасы үтеп, янәдән мәйданга кереп үзенең йөк машинасы әрҗәсенә куйганын халык әле дә булса искә алып сөйли. Фәнәес күрше регионнар спортчылары белән ярышып күп тапкырлар алардан өстен чыкты. 2003 нче елны Яңа Ульяновск шәһәре Сабан туенда гер күтәрү буенча Европа чемпионы Ульян шәһәрендә яшәүче Алексей Михайловтан өстенрәк булып батыр исемен яулады. 2004нче елны шулай ук Мәләкәс шәһәрендә үткән Федераль Сабан туенда гер күтәрү буенча чемпион исемен алды.

Фәнәес Нижгар якларында үткән Сабантуйларны бик үз итеп, шунда барып ярышларга катнашырга яратты. Түбән Новгород өлкәсенең Кызыл Октябрь районында Рбишча дигән зур авыл бар. Шунда һәр елны Мәскәүдә торучы егетләр бик зур Сабантуй оештыралар. Анда Россиянең күп җирләреннән спортчылар киләләр. Фәнәес Рбишча Сабан туеның гер күтәрү буенча күп тапкырлар чемпионы, аннан һәр елны бүләкләр белән кайтты. Шуның өстенә ул Түбән Новгород өлкәсенең Сафаҗәй, Мочале Сабантуйларында гер күтәрү буенча берничә мәртәбә мәйдан тотты.
Чувашиянең күп татар авыллары Сабан туенда гер күтәрү буенча чемпион исемен алды.

2009нчы елны Шыгырдан урманының «Кояшлы аланында» үткән Республика татарлары Сабан туенда Татарстаннан килгән дөнья чемпионыннан һәм бүтән регионнардан килгән спортчылардан 24 килограммлы герны кинәт күтәрү ысулы белән күтәреп ике мәртәбә өстен чыкты.

Фәнәес Фәрәхетдин улы хәзер дә спорт белән шөгыльләнә. Авылдашларына ярдәм кулын сузып яши. Җәмәгать эшләрендә, төрле чараларда катнаша. Авылдашларын хөрмәтләп соңгы юлга озатырга булыша. Без анарга саулык, уңышлар теләп калабыз.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*