tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татарстан башкаласында Польша татарларының трацияләре һәм бүгенге тормышлары белән танышырга була
Татарстан башкаласында Польша татарларының трацияләре һәм бүгенге тормышлары белән танышырга була

Татарстан башкаласында Польша татарларының трацияләре һәм бүгенге тормышлары белән танышырга була

Казанда «Польша мөселманнары – татарлар традицияләре һәм хәзерге көннәре» күргәзмәсе эшли.

Футбол буенча Дөнья чемпионаты – 2018 кысаларында Казанда  Польша һәм Колумбия җыелма командалары арасында матч узды. Польша Республикасының Россиядәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Влодзимеж Марчиняк Польша белән Колумбия җыелма командалары арасында футбол матчы кысаларында Казанда Польша мәдәниятен тәкъдир итү чаралары оештырылган.  «Смена» хәзерге заман мәдәнияте үзәгендә «Польша мөселманнары – татарлар традицияләре һәм хәзерге көннәре» күргәзмәсе эшли. «Бу – бик мөһим тарихи, мәдәни һәм иҗтимагый феномен. Күп йөз еллар буена татарлар, Польшада яшәп, үзләренең милли үзенчәлекләрен һәм ата-бабалары диненә ышануларын саклап калганнар», — диде Илче.

XIV гасыр ахырында татарлар Бөек Литва кенәзлеге һәм Польша Короллеге,  соңрак Речь Посполитоның хәрби көчләрендә мөһим роль уйнаган. Икенче Бөтендөнья сугышыннан соң репартация һәм дәүләт чикләрен билгеләгән вакытта татарларның күбесе көнчыгыштан күченеп килгән. Шуңа күрә Польша татарлары илнең Көнчыгышында һәм Көнбатышта да зур роль уйный. Бүгенге көндә Польшада зур татар диаспорасы бар. Татарлар 600 елдан артык яши. 2010 елда Гданьск шәһәрендә Татарларга һәйкәл ачу тантанасы узды. Күргәзмәдә Польша татарларының тарихы, дине, мәдәнияте, гореф-гадәтләре һәм аларны торгызу эшләре, милли ашлары турында архив фотолары тәкъдим ителгән.

Күргәзмә Польша Республикасының Мөселман дини союзы югары мөселман коллегиясе һәм Белостокның Подляск музее тарафыннан тәкъдим ителә.

kaz.arttube.ru  һәм tatarstan.ru сайтлары 

мәгълүматлары буенча.

Фото: «Polska Jedność».

 

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*