tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Тәмле ашлар белән сыйлый
Тәмле ашлар белән сыйлый

Тәмле ашлар белән сыйлый

Яхшы кәеф нидән тора? Гомумән ашаудан. Бигрәк тә бала үсмер чакта
тукланып организмга кирәкле барлык матдәләрне алып үссә, көр, нык була.
Пешекче нинди булырга тиеш дип сорасаң, күп төрле тәмле ризыклар пешерә
белергә, эшен яратып эшләргә, чиста-пөхтә булырга дип җавап бирәләр бер
авыздан.

Малмыж районы Яңа Смәил авылының “Сандугач” балалар бакчасы пешекчесе
Минсара Габдулла кызын бик тәмле пешерә, чиста, төгәл, эшенә бик җаваплы
карый, дип мактый бакча хезмәткәрләре коллективы.
Яшьлегендә пешекче булырмын дип хыялланмагандыр да Минсара Җиһаншина.
Хәзерге һөнәренә язмыш аны урау юллар белән китерә. Яңа Смәил урта
мәктәбен тәмамлагач, Казан шәһәренең 42нче номерлы һөнәри училищесында
ике ел тегүчелеккә укып чыга. Ирләр өс киеме тегүчесе Малмыж “Дом быта”
сына эшкә урнаша. Шул чорда Яңа Смәил авылында “Мирный” күмәк
хуҗалыгында Слободской тегү фабрикасыннан филиал ачалар. Минсара да шушы
коллективтагы ун тегүченең берсе була. Кечкенә кызлар күлмәкләре тегәләр
алар. Ике елдан бу филиал ябылгач, күпмедер вакыт пилмән ясау цехында да
эшләп ала, 92нче елда балалар бакчасына кече тәрбияче булып килә.
– Һәр эшнең үз кызыклыгы бар, балалар янында бик
күңелле, аларны яратып эш- ләдем. Пешерү эшен дә яратам, пешекче булып
күчәргә тәкъдим иткәч, бик теләп килдем, – ди, инде баш казанчы булып
өлгергән Минсара ханым.

Ашарга әзерләү хатын- кызның күпчелегенә табигый күренеш булып тоела.
Ләкин чын оста һәртөрле ризыкны әзерләүнең асылына төшенергә тиеш.
Минсара ханым яхшы пешекче Әлфирә апа Хәкимова белән эшли башлый,
күбесен аннан өйрәнә. Ризыкны күп кешегә әзерләсе, таләпләргә туры
китерәсе. Өйрәнә-өйрәнә аш-су остасына әйләнеп бара.
Тату аш татлы була. Хәзер Минсара ханымның ярдәмчесе Илзия Рәхмәтуллина.
«Ул бик җайлы, җиңел кеше, килешеп эшлибез», – ди ул хезмәттәшен бәяләп.
Бисмиллаһтан башлап, күңелләрен биреп, җан җылысын кушып пешергән ашлары
ничек тәмле, туклыклы булмасын?!

Инде балалар бакчасында гына 28 елга якын хезмәт куйган, ноябрь аенда
ике биш- леле юбилее, М.Г.Җиһаншина инде өченче мөдир кулы астында
эшли. Нәкыя апа Нәфыйкова белән дә, Зөлхия апа Зыятдинова белән дә
килешеп эшләгән, хәзер Альбина Нургаян кызы Нәсыйбуллина да Минсара
ханымны бик хөрмәт итә. Тәмле ризыклар әзерләп сөендергән пешекче
ханымның Мактау кәгазьләренә караганда, иң дәрәҗәлесе “ашларыгыз тәмле
булды” дип, көн дә коллективтан, балалардан рәхмәт сүзләре ишетүе.

Рәмзия ХӘКИМОВА.
Автор фотосы.

“Дуслык” газетасы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*