tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Тәтештә “Әтрәч укулары” узды
Тәтештә “Әтрәч укулары” узды

Тәтештә “Әтрәч укулары” узды

10 ел элек Татарстанның халык язучысы Туфан Миңнуллинның хәер-фатихасы белән республикабызның Тәтеш районында да “Әтрәч укулары” уздырыла башлаган иде. Бүген әлеге чара үз мәйданчыкларына район, авыл халкын гына түгел, ә тирә-күрше төбәкләрдән дә йөзләгән дин-кардәшебезне җыя.

“Әтрәч укулары”на кайткан халык башта зират янында моннан күп еллар элек вафат булганнарга багышлап Коръән укуда катнашты. Казаннан кайткан дин белгечләре, мөфтия вәкилләре вәгазь сөйләде. Ә мондагы матур башлангычның нигез ташларын куючы, актив җәмәгать эшлеклесе Мөнир ага Вәлиевка Татарстан диния назарәтенең медале тапшырылды. “Әтрәч укулары”н рәсмиләштерүдә күп көч куйган шәхес, татарның танылган язучысы Туфан ага Миннуллинны да искә алдылар.

Көннең беренче яртысында тау башындагы зиратта башланган чара, янәшәдәге “Изгеләр чишмәсе” буенда дәвам итте. Монда җыелган халык дин белгечләре чыгышын, мөнәҗәт-бәетләр тыңлады, тау астындагы чишмә суын эчеп ләззәтләнде.

Шунысы да игътибарга лаек, авыл халкы мондагы мәҗлес өстәлен дә күмәкләшеп әзерли. Шулпа, пылау, коймагы кыр мичендә пешә.

Кичкә таба авыл халкы Кече Әтрәчтәге Сабантуй мәйданына җыелды. Замана авыр, акча юк дип тормаганнар-артистларын да чакырганнар, хезмәт алдынгыларына бүләкләрен дә мулдан әзерләгәннәр.

Рамис Сафин

Ульяновск өлкәсе

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*