tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Тинчуринлылар Урмайда
Тинчуринлылар Урмайда

Тинчуринлылар Урмайда

Чуашстан татарлары милли-мәдәни мөхтәрияте һәм Кәрим Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театры дистәләгән ел инде дустанә аралашып яшәгәне һәркемгә мәгълүм. Менә быелда танылган театр артистлары Исламия Мәхмүтованың “Син бит минем бергенәм” премьера мелодрама спектакле белән республика татарларының мәдәни үзәге саналган Урмай авылында Комсомол, Батыр, Шемурша районнарыннан, Канаш шәһәреннән килгән татар тамашасын театр дөньясына алып керде.

Быел Театр елы. Урмай мәдәният йортының этнографик үзәгендә Урмай поселениясе һәм татар мөхтәрияте тантаналы итеп Театр елын Кәрим Тинчурин театры артистлары, төрле авыллардан килгән укытучылар, Кыр Бикшеге халык театры, мәктәпләрдәге драма түгәрәк артистлары, халык җыр һәм бию “Мишәр” ансамбле вәкилләре белән башлап җибәрде. Төп спектаклъ башланырга бер сәгатъ калгач театр елы тантанасы ачылу очрашу – кичә форматында барды. Билгеле бәйрәмнең иң гүзәле Россиянең атказанган артисты, Татарстанның халык артисты Һидият кызы Исламия Мәхмүтова, күптән түгел генә татар дөнъясынад үзенең 75 еллык юбилеен билгеләп үтүче һәм шушы спектакльдә катнашучы танылган артистлар. Театр елын Коръән укып башладык, хөрмәтле дини хәзрәтләребез Урмай авылының мөхтәсибе ,”Кара пулат” мәчетенең имамы Фәнис хәзрәт Сафиуллин Коръән укып бәракәтле тормыш-ел булсын өчен фатиха, үгет нәсыйхатен бирде. Наил хәзрәт Җамалетдинов Чуашстан мөселманнары диния нәзарәте мөфти урынбасары, Русия ислам университеты дини белем бирү ресурс үзәге җитәкчесе, Тукай авылы мәчете имамы үзенең теләкләрен белдерде.

Очрашу халкыбызның җыр-биюләре белән сорауларга-җаваплар белән үрелеп гаиләдәге туганнар төсле җылы хисләрдә барды. Корбан ашларыннаннан авыз иткәч, тәмле чәйләр өчкәч, бер-беребезгә төрле бүләкләрне тапшыргач артистларыбыз сәхнә артына, спектакльне карарга килүчеләр мәдәният йортының тамаша залына үтте. Сихри театр эшен эшли алды, беренче минуттан халык йотылып шушы уенга кереп киткәнне сизмичәдә калды. Ике сәгать артык барган мелодрамадан халык тиз генә уянып китә алмады, җылый-җылый күзләр кабарган, йөрәк сулкылдый, хисләрдән соң тамашачы артистларны бик озак аяк өстендә алкышлады. Урмайда супер театраль, театрның бөтен нөчкәлеген аңлый торган ихлас тамашачы икәненә Кәрим Тинчурин театры артистлары тагын бер тапкыр күреп сокландылар. Әфәрин, киләсе очрашуларга кадәр, ә ул хичшиксез булыр, Алла теләсә!

P.S Урамга чыксак буран, юллар капланган. “Күчмә театр” үзенең өлеккеге бата-чума чакларын искә төшерде. Урмай авылы мәдәният йорты тирәсе урамнары йомшак карлы, йөрү өчен авыррак икән, “Кара пулат” мәчете яныннан төп юлга чыгыр алдыннан театрның зур автобусы һәм декорация тиялгән Камаз автомашинасы батып утырды. Исламия апа Мәхмүтова монда да үзен күрсәтте, бер-ара туңып торгачтын, бөтен артистларны, хезмәткәрләрне әйдәләп 12 тонналы автобусны тросс белән күмәк тартырга әйдәде, автобус урыныннан кузгалды, шулай итеп, шундый усыл белән башлап Камазны тартып, этеп чыгардылар, аннан соң инде Камаз автобусны яхшы юлга тартып чыгара алды. Алланың рәхмәте, барысыда яхшы мөнәсәбәттә, уңай позитив белән Казанга юлны алдылар, Урмайлылар озата калдылар.

Фәрит Гыйбатдинов, 
Чуашия, Урмай

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*