tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Тольятти татар кызы -2019” бәйгесе җиңүчесе ачыкланды
“Тольятти татар кызы -2019” бәйгесе җиңүчесе ачыкланды

“Тольятти татар кызы -2019” бәйгесе җиңүчесе ачыкланды

2 март көнне Тольятти шәһәрендә “Татар кызы-2019” конкурсы узды. Матурлык һәм сәләт бәйгесе  “Автоград” мәдәният үзәгендә оештырылды. Татар кызларына хас бөтен матур сыйфатларны гәүдәләндергән 7 конкурсантка төрле сынаулар әзерләнгән иде. Алар Бишек җыры башкарды, иҗади номер белән чыгыш ясады, аш-суга осталыгын күрсәтте.

Җиде кызның һәркайсы төрле номинацияләрдә җиңүче булып табылды. Төп җиңүче исеменә Тольятти шәһәре кызы Алсу Галәмгирова лаек булды. 1 вице-мисс – Диләрә Усманова, 2 вице-мисс Асилә Исхакова, тамашачылар мәхәббәтен Диана Иксанова яулады.

Бәйгене оештыручылар -Тольятти шәһәре татар милли-мәдәни мохтарияте, шәһәрнең Мәдәният департаменты, “Автоград” мәдәният үзәге, “Идел” татар җыр һәм бию ансамбле, Самара өлкәсе Халыклар дуслыгы йорты.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*