tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Төмән өлкәсенең 75 еллык юбилеена зур концерт куелды
Төмән өлкәсенең 75 еллык юбилеена зур концерт куелды

Төмән өлкәсенең 75 еллык юбилеена зур концерт куелды

Төмәннең “Төзүче” милләтләр мәдәният сараенда “Туган җирем – Себерем” исемле “Дуслык” татар халык җыр ансамбле тарафыннан зур концерт куелды. Ул Төмән өлкәсенең 75 еллык юбилеена багышланды. Мөнирә Җамалетдинова белән Әнисә Рамазанова оста итеп алып бардылар. Алар һәр чыгыш арасында регион тарихы, анда яшәгән күренекле шәхесләр турында сөйләделәр. Артистларның костюмнары күз явын алырлык шәп, гүзәл иде. Сәхнәдән “Кошларым”, “Гармун, гармун”, “Чишмә башы”, “Күкләреңне капламасын кара болыт”, “Такыялар”, “Умырзая чәчәк атканда”, “Сандугач-күгәрчен”, “Оныттың бугай” һәм башка җырлар яңгырады.

Ансамбльнең җитәкчесе Әбделхәким Мирхәйдәров, концертмейстеры Әсмабикә Мирхәйдәрова хорга кушылып гармунда уйнадылар. Әсмабикә апа үзе дә аерым татар көйләрен яңгыратты. Мөнирә Җамалетдинова сәнгатьле итеп “Тормыш авыр диеп зарланмагыз” дигән шигырь сөйләде. Мәүлидә Хәйруллина гармунда уйнап “Зөләйха”, “Моңнар кайтсын авылга” дигән җырларны җырлады. Мөхәррәмә Арсланова, Гөлсем Сагадеева, Эльмира Абдразакова, Мансура Ибәтуллина моңлы тавышлары белән аерым җырлар башкардылар.

30 елдан артык шушындый зур, өлкәбезнең, милләтебезнең горурлыгы булган “Дуслык” ансамблен җитәкләп килгән Әбделхәким Мирхәйдәровка, коллективка күркәм, эчтәлекле концерт бүләк итүләре өчен якташларыбыз зур рәхмәтләрен белдерделәр.

yanarish72.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*