tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Төмән өлкәсендә татар мәдәнияте көннәре гөрли
Төмән өлкәсендә татар мәдәнияте көннәре гөрли

Төмән өлкәсендә татар мәдәнияте көннәре гөрли

17 февраль көнне Төмән районы татарлары Каскарага агылдылар. Монда “Юность” мәдәният йортында районда татар мәдәнияте көннәре ачылу тантанасы үтте. Татарлар күпләп яшәгән хакимиятләрдән килгән талантлар “Таң йолдызы”, Халык сәнгате”, “Уйна, гармун” конкурсларында һәм фольклор фестивалендә көч сынаштылар. Әлбәттә, 140лап чыгышны карап, нәтиҗә чыгару жюри әгъзаларына да җиңел булмагандыр. Салкыннар булу сәбәпле, Төмән шәһәрендәге конкурсларның да шул ук көнгә туры килүе тагын да күбрәк көч таләп итте.

Район җитәкчеләренең тәбрикләүләреннән соң, сәхнәдә районның йөзек кашлары булган берничә коллектив осталыкларын күрсәттеләр.

“Успех” халык бию ансамбле (җитәкчеләре А.Малинина, Ямбай), “Шытыр-шатыр” фольклор-этнографик ансамбле (җитәкчеләре Г.Габдуллин, Шыкча), “Пышны” (җитәкчеләре Җ.Касыймов, Муллаш), “Искорки” хореографик (җитәкчеләре И.Капранова, Каскара), “Энҗе” вокаль (җитәкчеләре И.Рамазанова, Каскара), “Синтез” хореографик (җитәкчеләре Н.Босова, Каскара) ансамбльләре сыйфатлы сәнгать үрнәкләрен тәкъдим итеп, шул югарылыкка җитәргә һәм артып та китәргә кирәклеген белдерделәр.

Хакимиятләрдән килгән үзешчән сәнгать осталары өчен программада вакытлар бүлеп куелган. Көне буе хәлсезләнеп көтеп утырырга кирәкми. Башкаларны карарга теләгең булмаса инде.

Сәләтле район халкы, тырыш җитәкчеләр эшли монда. Шигырь сөйләүчеләр дә, театр жанрын үз итүчеләр дә, фольклорчылар да шактый җыелды. Ә җыр, биюне әйтеп тә тормыйм инде. Алар элек-электән район данын күтәргәннәр.

Елдан ел киемнәре дә матурлана, фольклор буенча да борынгы материаллар кулланып эш итәләр, төрледән төрле уен кораллары булдыралар. Муллашта балалар белән тырышып эшли башлаганнар. Салаирдан Азат Азаматов легендабыз, халкыбызның кояшы Илһам Шакировны да искә алып үтте. Аның репертуарындагы “Ай, былбылым” җырын башкарды. Татар җыр-моңнары белән мактана алмаган Боровский поселогындагы милләттәшләребез дә уяндылар. Конкурсларны каскаралылар тәмамлады. Бу вакытта сәгать уклары кичке унбергә борылган иде инде.

Җиңүчеләр 24 февраль көнне Салаирка мәдәният йортына гала-концертка җыелачаклар. Аларны тантаналы төстә тәбрикләү оештырылачак.

Ә ике атна буе сәнгать осталары иң яхшы чыгышларын әзерләп күрше авылларга концерт программалары белән барачак.

yanarish72.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*