tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Төмән районының 95 еллык юбилей тантанасы үтте
Төмән районының 95 еллык юбилей тантанасы үтте

Төмән районының 95 еллык юбилей тантанасы үтте

Төмән өлкәсе Төмән районының ел башыннан башланган юбилей чаралары зур, тантаналы бәйрәм концерты белән тәмамланды. Өлкәнең яңартылган, күркәм “Нефтяник” мәдәният сараена районның хезмәт алдынгылары, оешмалар җитәкчеләре, бәйгеләрдә җиңүчеләр һәм башкалар агылды ул көнне. Аларны җитәкчеләр каршы алдылар.
Фойеда төрле күргәзмәләр урнаштырылган, оркестр уйнап тора, балалар сәнгать мәктәпләре укучылары чыгышларын тыңларга була. 2 катта “Квартет” кондитер фабрикасы төрле чәйләр, тәм-том тәкъдим итә. Ә инде 3 каттагы “Төмән районы – мөмкинлекләр территорисе” интерактив күргәзмәсендә төбәкнең мәгариф, авыл хуҗалыгы, спорт, туризм һәм башка өлкәләрдәге казанышлары белән танышырга мөмкин. Һәркайда очрашу шатлыгы, җылы мөнәсәбәт, рәхәт атмосфера хөкем сөрә.
Концерт программасы эчтәлекле композицияләр белән башланды. Районның иң яхшы сәнгать коллективлары оста итеп җыр-бию аша тарихны гәүдәләндереп бирделәр. Авыл хезмәтчәннәрен данлаган бию күренеше ярминкәләр чоры, революция, коллективлаштыру елларын тасвирлаучы тамашалар белән алышынды. Бөек Ватан сугышы афәте дә күз алдыннан үтте. Анда Ленинград блокадасыннан килүчеләрне сыендыруга да урын табылган иде. “Тыныч тормыш”, “Замана” күренешләре үсеш чорын төрле яклап күрсәтте. Төмән районының Гимны яңгырады.

Ил, өлкә, район байракларын тантаналы төстә сәхнәдә урнаштыргач, тәбрикләү өчен өлкә губернаторы Александр Моор чакырылды. Ул район белән Төмәннең элек-электән тыгыз элемтәдә булып, аралашып яшәгәнлегенә басым ясап, шәһәр янындагы районның зур казанышлар белән алга атлавын билгеләп үтте, өлкә үзәге күршесе булу аңа башкаларга караганда өстенлек бирә, диде ул. Юллар турында гына әйткәндә дә,  2024 елга Төмәндәге шикелле булачагын белдерде. Һәр кешегә төзелгән торак мәйданы 3,6 кв.метрга җитеп, Төмән күрсәткечләрен 3 тапкырга арттырган районда яшәүчеләр тормышны табигать кочагында алып барырга телиләр, шәхси йортлар салалар. “Россиядә яшәү өчен иң уңайлы булган шәһәрдән Төмән районына күчәләр. Ә бу аны автомат рәвештә Россиядә иң уңайлы районга әйләндерә түгелме соң? – дип губернатор шаяртып та алды. – Без халык өчен эшлибез, аларның тормыш уңайлыклары арта баруына шатланабыз. Район үсешендә өлеш керткән авыл хуҗалыгы, промышленность, төзелеш, социаль, идарә һәм башка өлкәләрдә эшләүчеләрне юбилей белән тәбриклим”, – диде ул.

Райондашларын соңгы 5 елдагы төрле өлкәдәге күрсәткечләрне барлап, тәфсилләп, саллы итеп котлады район башлыгы Светлана Иванова.
– 1923 елның декабрендә өлкә картасында Төмән районы барлыкка килгән… Аның үсеше бер генә көнгә дә тукталмаган. Соңгы 3 елда гына да кошчылык фабрикалары яңартылды, елына 1,4 млдр йомырка, 50 тоннага кадәр ит җитештерелә. Хуҗалык алып баруның яңа формалары барлыкка килде, мәсәлән, “Кошчылык” һәм “Үсемлекчелек” агрофраншизалары.

Төмән районы – бу эре промышленность төркемнәре: читтә дә танылган  «Сибнефтемаш», «Тюменьнеруд», «Стеклотех» предприятиеләре, Винзили төзелеш материаллары заводы. Соңгы 5 елда аларның җитештерү күләме 100 млрд сумга җитте.
2013-2017 елларда 15 млрд сумлык 63 инвестицион проект тормышка ашырылды, аларда 2300 эш урыны булдырылды. Беренчеләрдән булып ачылган “Боровский” һәм “Богандинский” индустриаль паркларының нәкъ менә бездә булуы белән дә горурланабыз.

Районның үсешен күрсәтүче иң яхшы күрсәткеч – ул анда яшәүче халык саны арту. Ел саен бу сан арта һәм бүгенге көндә районда 119 мең кеше яши. Төзекләндерелгән мәктәпләр һәм балалар бакчалары, яңа мәдәният йортлары һәм спорт мәйданчыклары, куркынычсыз һәм сыйфатлы юллар, яңа оешмалардагы эш урыннары  – барысы да районда яшәүнең, балалар үстерүнең, уку һәм эшләүнең уңайлылыгы турында сөйлиләр.

Бүген сезнең арагызда йөзләгән таныш һәм кадерле якташларымны күрәм. Сезнең һәм залга сыймаган күпләрнең хезмәте белән районның даны һәм иминлеге булдырылды. Һәркайсыгызның район үсеше өчен керткән өлешегез, тырышлыгыгыз, киртәләрне үткәндәге ныклыгыгыз, алга омтылышыгызны югары бәялим һәм рәхмәтемне белдерәм!

Һәр буын ата-бабалары мирасы белән горурлансыннар һәм лаек булырга тырышсыннар!

Тагын да өлкә Думасы җитәкчесе урынбасары Виктор Рейн, район Думасы җитәкчесе Валентин Клименко котлауларыннан соң, район алдынгылары Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр. Россиянең төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры Владимир Якушев, Дәүләт Думасы депутаты Иван Квитко, Курган өлкәсе губернаторы вазифасын вакытлыча башкаручы Вадим Шумковның котлау телеграммалары укылды.

Зур, матур бизәлешле сәхнәгә сәнгать коллективлары агылды. Беренче булып районның йөзек кашы булган “Шытыр-шатыр” фольклор этнографик ансамбле балалары чыгышларын тәкъдим иттеләр. Ул арада Талымханның 15 ел буе иҗат итеп килгән “Энҗе” вокал ансамбле кызлары җыр-моңнарына сокландырдылар, алар янында Каскараның “Синтез” бию төркеме чигүле сөлгеләр белән татар биюен башкарды. Төрле яшьтәгеләрнең, төрле җирлектәгеләрнең күп кенә үзешчәннәре чыгышлары программасы һөнәри яктан шулкадәр яхшы итеп төзелгән – вакыт үткәне сизелмәде дә. Бу көнне “Нефтяник” мәдәният сарае сәхнәсендә беренче тапкыр 700ләп кеше катнашында концерт булуы белән дә рекорд куелды.

Районның алдынгы гаилә династияләре белән дә таныштык. Алар арасында милләттәшләребез булмыйча каламыни инде! Укытучылар династиясеннән – Вәлитовлар-Мәхмүтовлар (барсына 246 ел стаж, 4 буында 19 кеше), спорт буенча – Әхмәтовлар (төрле спорт ярышлары җиңүчеләре), эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре – Мөхәммәдҗановлар (гомуми эш стажы 73 ел), мәдәният буенча – Рамазановлар (халыкара, бөтенроссия, өлкә бәйгеләре җиңүчеләре) гаиләләре өчен икеләтә сөендек.

Гөлнур ВӘЛИЕВА,
Төмән

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*