tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Төмән татарлары «Халык сәнгате» бәйгесендә чыгыш ясады
Төмән татарлары «Халык сәнгате» бәйгесендә чыгыш ясады

Төмән татарлары «Халык сәнгате» бәйгесендә чыгыш ясады

16 февраль көнне Төмән шәһәренең татар мәдәният үзәгендә унынчы тапкыр «Халык сәнгате» бәйгесе булды.

Биредә җирле үзешчән сәләт ияләре җыр, бию, музыка уен коралларында уйнау, фольклор, бәет, мөнәҗәтләр башкару жанрлары буенча ярышкан. Аларның чыгышларына филология фәннәре кандидаты, фольклорчы Луиза Сөрмәтова, «Төзүче» милләтләр мәдәнияте сараеның татар бүлеге мөдире Гөлнара Кәримова һәм музыкант, композитор Әмир Хәлидов бәя биргән.

Бәйге җиңүчеләре унынчы «Фольклор» өлкә фестивалендә катнашачак.

Катнашучыларга проект авторы Вәлимә Ташкалова, педагогия фәннәре кандидаты Рафаэль Гадиев, Татарстанның атказанган мәдәният эшмәкәрләре Фәрит Хәкимов белән Фәрид Корманов бәя биргән.

Урыннар билгеләнеп, дипломнар тапшырылганнан соң, Фәрит Хәкимов «Фольклор» өлкә фестивален 10 ел җитәкләүче Вәлимә Ташкалова, «Түгәрәк уен» халыкара фестивале авторы Фәнзилә Җәүһәрованың эшләренә олы бәя биреп, рәхмәтләрен белдерде.

yanarish72.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*