tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Төмән-Тубыл төбәгенең горурлыгы
Төмән-Тубыл төбәгенең горурлыгы

Төмән-Тубыл төбәгенең горурлыгы

Россия рәссамнар берлеге әгъзасы, югары сәнгать дәрәҗәсендә сөяктән сыннар кисүче рәссам Минсәлим Вәлиәхмәт улы Тимергазеевка Төмән өлкәсенең Мактаулы гражданины исеме бирелде. Халык һөнәрләрен торгызу, саклап калу һәм төбәк мәдәниятен үстерү өчен бирелгән исем белән якташыбызны котлыйбыз!

Тубыл рәссамы үзенчәлекле, аеруча күләмле, сюжетлы, композицияле әсәрләре белән дөньякүләм танылган күренекле оста. Ул халыкка иҗаты, тырыш хезмәте белән якын.

Үзенең мөмкинлекләрен күрсәтә алган, күргәзмәләр аркылы үзенең иҗатын гади тамашачыларга җиткергән рәссам якташларында горурлык хисләрен уята. Тубыллылар аны – шәһәрнең символы дип тә атыйлар. Минсәлим Тимергазеев композицияле иҗади хезмәтләре белән шәһәр, өлкә, регионара һәм чит илләрдә оештырылган күргәзмәләрдә катнаша.

Күп еллар элек аның иҗат юлы Тубыл шәһәренең танылган сөяктән сыннар кисү фабрикасындагы изостудиясендә башлана, аннары рәссам балалар сәнгате мәктәбендә укыта. 1991 нче елны Минсәлим Тимергазеев Тубыл дәүләт тарихи–архитектура музей-тыюлыгы каршындагы сәнгать-сәнәгать артеленә нигез сала. Ул бөтен тырышлыгын, көчен куеп иҗат итә.

Бүген “Минсәлим” остаханәсенә кергән һәр кешене якты йөз белән каршы алалар. Монда эшләп торган сөяк музеенда Минсәлим Тимергазеев үзе дә экскурсияләр алып бара. Ул бик кызыклы, мавыктыргыч итеп сөйли. Истәлекле урында урнашкан “Минсәлим” остаханәсе бинасында ятим балалар йорты була. Минсәлим Тимергазеевның балачагы монда үтә. Үзенең тормышында хатирәләре, иҗади эше иң мөһим урын алып торганы турында ул еш искә ала. Очрашкан саен, аның кеше фикерен хөрмәт итә белгәненә, сөйләшкәндә кешене бүлдермичә, игьтибар белән тыңлаганына хәйран каласың. Күп еллар талант иясе студентлар, укучылар, музейга килүчеләр өчен мастер-класслар оештырырга да өлгерә иде. Узган ел төрле дәрәҗәле Мактау кәгазьләре, дипломнар, Рәхмәт хатлары белән бүләкләнгән останың исеме Тубыл шәһәренең Мактау китабына кертелде. Хөрмәтле Минсәлим Вәлиәхмәт улын шатлыклы вакыйгалары белән котлап, яңадан-яңа уңышлар телибез.

Римма УМИТБАЕВА

yanarish72.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*