tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Төмәндә “Әпипә” ансамбле юбилее
Төмәндә “Әпипә” ансамбле юбилее

Төмәндә “Әпипә” ансамбле юбилее

Күптән түгел Төмән шәһәре татар мәдәният үзәгендә “Әпипә” балалар корал ансамбленең 10 еллык юбилеена багышланган отчет концерт уздырылды. “Күңелле уен-көлке” юбилей версиясен Әкиятче кыз (Зөлфинә Минибаева) белән Йорт иясе (Рафаэль Рәхимов) алып бардылар. Тамашачыларны хуш күреп ике клоун каршы алды. Менә сәхнәдә урындыкларга тезелеп утырган ансамбль артистлары – кашыкчы кызларны зур алкышлар белән каршы алдылар. Алар кашыкларда “Во кузнице”, “Барыня” җырлары көйләрен уйнап чараны ачтылар.

10 ел дәвамында барган иҗади тормышларын якташларыбыз рәсемнәр аша экраннан карадылар. Чыгыш ясаучы шушы “Әпипә” ансамбле артистлары 10 ел элек нәни булганнар… Сәхнәгә җитәкчеләре Екатерина Володина күтәрелде, халыкны чын күңелдән бәйрәм белән котлады. Төмән мәдәният һәм сәнгать институты белгече Татьяна Жданова Екатерина Федоровнага Рәхмәт хаты һәм бүләк тапшырды.

Юбилейга 2017 елны үсеп җитеп ансамбльдән киткән егет-кызлар килгәннәр. Алар ихлас күңелдән дәвамчы кашыкчыларны котладылар, үзләре дә бүләксез калмадылар, һәрберсенә агач кашыклар тапшырылды.

Ансамбль артистлары татар көйләрен һәм башкасын кашыкларда, төрле уен коралларында уйнап оста башкардылар. Матур, купшы костюмнарда булдылар. Алып баручылар һәм клоуннар балаларны уйнаттылар, көлдерделәр. Шушы бәйрәм күңелләрендә озак сакланыр.

Диләфрүз ФӘХРЕТДИНОВА

yanarish72.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*