tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Төмәннең “Яңарыш” ансамбле 25 еллыгына әзерләнә
Төмәннең “Яңарыш” ансамбле 25 еллыгына әзерләнә

Төмәннең “Яңарыш” ансамбле 25 еллыгына әзерләнә

Өлкәдә узган татар мәдәнияте көннәре кысаларында Яркәү мәдәният йортында узган “Халык сәнгате” район бәйгесендә катнашып 2 нче дәрәҗәдәге лауреат исеменә лаек булган “Яңарыш” җыр ансамбле тиздән үзенең 25 еллыгын үткәрергә җыена. Бу турыда безгә ансамбль җитәкчесе, 30 ел Ваңгы башлангыч мәктәбендә балаларга белем биргән, актив җәмәгать эшлеклесе Мәрҗәнә Мусина әйтте. Шушы вакыт эчендә ансамбль авылдашларын, күршедәге Сала, Кәеш, Юрмы, Ишмәт, Тархан һәм башка авыл тамашачыларын матур концертлары белән сөендереп, район, өлкә Сабантуйлары, Тубыл шәһәрендә уздырыла торган “Искер җыен” халыкара фестивалендә югары урыннар яулап, үзләрен өлкәгә танытканнар инде.

Ансамбльнең барлыкка килү тарихы да кызыклы була. Илебездә барган үзгәртеп кору чорында авылларда колхоз-совхозлар таркатылып, мәктәп, клуб, кибетләр ябыла, эшсезлектән интеккән халыкның күбесе эш эзләп читкә китәргә мәҗбүр була, кайберәүләр төшенкелеккә бирелеп, эчүгә сабыша, шул сәбәпле күпме гаиләләр таркала, хәтта авыллар юкка чыга. Авылдашларын авыр уйлардан беразга арындыру, киләчәккә өмет чаткылары булдыру максаты белән Мәрҗәнә Сәетгәрәй кызы хатын-кызларны һәм балаларны җыеп бәйрәмнәргә концертлар әзерлиләр. Ваңгыда уңышлы чыгыш ясаганнан соң, дәртләнешеп, күршедәге Яңа Александровка, Сала авылларына барып куялар һәм дә ялгышмыйлар, чөнки якташлары җыр-моңга сагынып өлгергән булалар. Репетицияләрне мәктәп бинасында уздыралар. Ул чактагы баянчылары Маннур Сәфәргалиев җырчылар кайсы көйне сорасалар, шуны уйнап күрсәтә алган. Тиздән алар үзләрен “Яңарыш” ансамбле дип атыйлар.

Хатын-кызлар балаларын, тормыш иптәшләрен яннарына тарталар. Мәхсүм Хәсәнов һәр концертны видеога төшереп бара. Кышкы салкын көннәрдә “Беларус” тракторы арбасында чит авыллардан концерт куеп кайтканнарын Әгъләм Мусин эссе чәйләр, тәмле ашлар белән көтеп, һәркемне җылындырып, ашатып өйләренә озатып куйган көннәр дә аз булмый.

Үзләре белән таныштырып Мәрҗәнә Сәетгәрәй кызы: “Ансамбльгә 10 кеше йөри, барысы да татар халык җыр-моңына гашыйклар, аларны мин милләтебезнең чын патриотлары дияр идем. Чөнки 25 ел буена состав алышынмады, бары ике кеше кушылды гына. Концертлар белән авылларга бик теләп йөрибез, кар-буранмы, коеп яңгыр явамы, без билгеләнгән авылга вакытында барып җитеп, тамашачыларыбызга күтәренке кәеф, рухи байлык, җан җылыбызны бүләк итәргә ашкынабыз. Бүгенге көндә клуб мөдире вазифасын Фирдәвес Мөхәммәтшина башкара, җырларның минусовкаларын безгә ул яздыра. Бу эштә һәм костюмнар булдыруда аңа район мәдәният бүлеге ярдәм итә. Кайвакыт Сала авылында яшәүче гармунчы егет Хәйдәр Әнвәровка мөрәҗәгать итәбез, ул беркайчан да безнең үтенечне кире какмый, рәхмәт аңа. Ансамбль булгач, төркем белән дә җырлыйбыз, ялгыз, парлап җырлаучыларыбыз, биючеләребез, шигырь сөйләүчеләребез дә бар, кызыклы күренешләр дә сәхнәләштерәбез. Тамашачыларыбыз Асия Мөхәмәтшина, Альбина Әширбакиева, Лира Кәримованың ялгыз башкарган җырларын, Наилә Ижбулаева, Сәмига Хәсәнова, Диләрә Вәлиеваның матур биюләрен, себерчә төйдерүләрен, Нәфисә Кәримова башкаруындагы шаян, гыйбрәтле шигырьләрне бик яратып кабул итәләр. Наҗия Мусинаның сокланырлык тагын бер шөгыле бар, ул биючеләребезгә костюмнар тегә, таушалган күлмәкләребезне рәткә китерә. Ә мин инде концертларны алып барам. Иҗади эшебездә “Яңарыш” газетасының роле бик зур. Андагы шигырьләр, мәзәкләр, мәкальләр, гыйбрәтле хикәяләрне кулланып, концерт программасын җанландырып, тагын да кызыклырак итәбез. Узган җәйдә без бик зурлап Авыл көнен уздырдык, кунаклар илебезнең төрле төбәкләреннән килеп, туганнары-дуслары белән күрешеп, күңел ачып, ял итеп киттеләр. Ә хәзер, Ходай насыйп итсә, җәйгә “Яңарыш” ансамбленең 25 еллык юбилеен үткәрергә әзерләнәбез”, – дип сөйләде.

“Халык сәнгате” бәйгесендә Мәрҗәнә Сәетгәрәй кызы җирле шагыйрә Г.Абайдуллинаның “Туган авылым” шигырен сөйләп 3 нче урын яулады.

Рәүфә КАНГАЗИНА

yanarish72.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*