tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Төрек теле” журналы Гомәр Саттаровның “Татар исемнәре: Аңлатмалы сүзлек” китабы турында язган
“Төрек теле” журналы Гомәр Саттаровның “Татар исемнәре: Аңлатмалы сүзлек” китабы турында язган

“Төрек теле” журналы Гомәр Саттаровның “Татар исемнәре: Аңлатмалы сүзлек” китабы турында язган

“Төрек теле” оешмасының “Төрек теле” журналының 2020 ел апрель ае санында Анкарада яшәүче татар филологы, язучы, тәрҗемәче Роза Корбан профессор Гомәр Саттаровның “Татар исемнәре: Аңлатмалы сүзлек” китабын таныткан.

Татар телендә ялгызлык исемнәренең килеп чыгышын җитди рәвештә 19нчы гасырның 2нче яртысында өйрәнә башлыйлар. 1960нчы еллардан соң татар ономастикасыны өйрәнү арткан, өлкәсе киңәйгән. “Соңгы 50 елда ономастика өлкәсендә әһәмиятле эшләр эшләгән кеше, һичшиксез, профессор Гомәр Саттаров (1932)”, – диелгән мәкаләдә.

Г. Саттаров – “Татарстанның микротопонимиясе” (1965), “Татарстан АССРның антропонимы” (1973), “Татарстанның этнотопонимиясе” (1980), “Татар исемнәре сүзлеге” (1981), “Татарлар” (1989), “Татарстанның антропонимнары” (1990), “Терминнар дөньясына сәяхәт” (1992) кебек китаплар һәм бик күп сандагы мәкаләләр авторы.

2019нчы елның декабрь аенда исә галимнең 5 мең тираж белән “Татар исемнәре: Аңлатмалы сүзлек” китабы чыга. Сүзлек 2 бүлектән тора. Беренче бүлектә татар исемнәре турында мәгълүмат бирелгән, татар исемнәренең тарих буенча кичергән үзгәрешләре, моның сәбәпләре турында язылган. Икенче бүлектә татар ир-ат һәм хатын-кыз исемнәре бирелгән. Сүзлектә 15 мең кеше исеме (төрдәшләре белән 20 меңнән артык) урын алган. Шулай ук, бу исемнәрнең килеп чыгышы һәм аңламы, кайбер исемнәргә кайсы традицияләр йогынты ясавы, кушма сүзләрнең аңлатмасы турында мәгълүмат, исемнең урысчага тәрҗемәсе бар.

Йомгак өлешендә Г. Саттаров болай язган: “Исем белән җисем диалектик бердәмлек тәшкил итә. Башта дөньяга иң кыйммәтле бөек-олуг җисем – кеше (бала) туа, аңа исем кушыла. Кеше (җисем) фани дөньядан киткәч тә, исеме кала, исеме яши, исем үлемсез”. Галимнең әлеге китап-сүзлеге татар теленең матур, аңламлы исемнәргә бай булуына бер дәлил булып тора.

Гомәр Саттаров – Россия гуманитар фәннәр академигы, Кол Гали исемендәге Халыкара премия лауреаты, 25 фәнни монография һәм 560тан артык гыйльми мәкалә авторы.

Айгөл Зара Кәбирова

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*