tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Төркия татарлары «Китап» радиосына югары бәя бирде
Төркия татарлары «Китап» радиосына югары бәя бирде

Төркия татарлары «Китап» радиосына югары бәя бирде

Төркиядә укучы аспирант Айгөл Зара Кәбирова «Китап» милли радиосы кушымтасы гомумкулланышка керү белән үк смартфонында урын алуы һәм иң еш кулланылган кушымтага әверелүен әйтте.

«Юкка гына „туган якның кадерен белер өчен, китеп кара ерак җирләргә“, — дип әйтмиләр икән… Милли радиода уйнатылган җырлар, укылган әсәрләрдән өзекләр аша Актанышыма, аның урман-болыннарына, су буйларына, бабай һәм дәү әниемнең йортына, киң ямь-яшел ишегалды-бакчаларына, Яр Чаллыма, әти-әниемнең өенә, яшүсмер чакларга кайтып киләм», — диде Айгөл Зара Кәбирова.

Ул туган ягы, татар телле мохитне сагынганын әйтте. «Шәхсән үземә бу кушымта бик кирәк булды — коронавируска кадәр берөзлексез сәяхәт итәргә туры килә иде, юлда тыңларга бик яхшы нәрсә. Төрле чараларда яки үзебез (җирле татар диаспорасы) чаралар оештырып, мәдәниятебезне танытабыз, монда да ярдәме булыр дип уйлыйм — ноутбуклар күтәреп йөрергә кирәк булмаячак. Интернетың гына булсын», — дип билгеләп үтте ул.

«Милли радио Төркия татарлары (мөһаҗир оныклары) өчен дә файдалы булыр дип уйлыйм. Алар татар классик әдәби әсәрләре белән таныша алачак, һәм, әлбәттә, татар телләрен камилләштерәчәк», — диде Айгөл Зара Кәбирова.

«Китап» радиосын ТРТ каналы да бәяләгән.

  • «Китап» радиосы — яңа милли радио. Аны Android һәм iOS операцион системаларында эшләүче смартфоннар өчен мобиль кушымталарында тыңлап була. Һәркем мобиль телефоннары аша кибетләргә кереп, «Милли радио Китап» дип җыеп, кушымтаны үзенә йөкли ала. Радионың баш мөхәррире — Алмаз Миргаязов.

Зилә Мөбәрәкшина

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*