tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Троицкида “Сөембикә” юбилее
Троицкида  “Сөембикә” юбилее

Троицкида “Сөембикә” юбилее

 Күп еллар буе татар мәдәниятен, сәнгатен, әдәбиятен даими һәм эзлекле рәвештә пропагандалап һәм үстереп килгән милли учакларыбызның берсе – Троицк каласының татар-башкорт китапханәсе каршында эшләп килгән “Сөембикә” клубы 2019 елның 17 мартында үзенең юбилеен билгеләп үтте. Гасырлар буе татар цивилизациясенең үзәге булып торган Троицк каласының тарихын, милли традицияләрен бүгенге халыкка, заманыбыз яшьләренә җиткерүне клуб әгъзалары үзләренең төп бурычы итеп саный. “Сөембикә” клубы үткәреп торган әдәби, тарихи, музыкаль кичәләрдә язмышлары Чиләбе өлкәсе белән бәйле иҗат әһелләребез Мифтахетдин Акмулла, Мәҗит Гафури, Габдулла Тукай, Шәехзадә Бабич, Басыйр Рафиков, Рамазан Шәгалиев, Салисә Гәрәева, Әхмәт Рафиков, Ирек Сабиров, Рәсимә Нашарова, Рафаил Бакиров, Нил Минәҗев, Әлфия Кәримова кебек шәхесләребезнең әсәрләре еш яңгырап тора, татар милли традицияләренә багышланган  күргәзмәләр, остаханәләр уздырыла. 35 елдан артык китапханә мөдире булып эшләгән Рәсимә Нашарова һәм Троицк шәһәре ветераны Мәрьям апа Әбүбәкерова оештырып җибәргән бу клубның эшен Рәисә Кәримова, Нурия Зәйнуллина, Әлфия Әһлиуллина һәм башка милләтпәрвәр хатын-кызларыбыз дәвам итә.

“Сөембикә” клубын өлкә татар җәмәгатьчелеге исеменнән Чиләбе өлкәсе татар конгрессы рәисе Лена Колесникова котлап, аның тирән мәгънәле, эчтәлекле, милләтчән эшчәнлеге өчен рәхмәт белдерде. “Сөембикә”нең тынгысыз, мавыктыргыч, халыкка файдалы эшендә кайнап йөргән милләттәшләребезнең исемнәре татар тарихвнда алтын хәрефләр белән язылырга тиеш,” – диде Лена Рәфыйк кызы.

Ирек Сабиров,

Чиләбе

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*