tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Троицктагы өлкә Сабан туенда “Сабантуй чәк-чәге бәйгесе узачак
Троицктагы өлкә Сабан туенда “Сабантуй чәк-чәге бәйгесе узачак

Троицктагы өлкә Сабан туенда “Сабантуй чәк-чәге бәйгесе узачак

Чиләбе өлкәсе татар конгрессы иң тәмле, иң матур һәм иң үзенчәлекле чәк-чәк өчен бүләк әзерләгән. “Сабантуй чәк-чәге” бәйгесе 7 июль көнне Троицк шәһәре өлкә Сабан туенда узачак. Анда оста хуҗабикәләр генә түгел, кафе һәм ресторан коллективлары да катнаша ала.

Катнашу өчен:

  • [email protected] адресына , исем-фамилияне, яшәү урынын, телефонын һәм катнашучының “үзешчән” яки “профессионал” дип категориясен күрсәтеп заявка юлларга
  • Чәк-чәк пешерергә һәм 7 июль көнне аны Чиләбе өлкәсе татар конгрессы утарына алып килергә
  • Гадел һәм профессионал жюриның бәяләвен көтәргә кирәк

Барлык катнашучыларны дипломнар һәм бүләкләр көтә, ә җиңүчеләр кыйммәтле бүләкләргә ия булачак.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*