tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Туган телем – иркә гөлем» конкурсы дәвам итә
«Туган телем – иркә гөлем» конкурсы дәвам итә

«Туган телем – иркә гөлем» конкурсы дәвам итә

Мәктәптә укыган елларда бала күңелендә гомер буе сакланырлык вакыйгалар була. Илһам уты белән янган укучылар өчен ул — иҗади конкурслар, фестивальләрдер. Удмуртия татарларының милли-мәдәни ав­тономиясе тарафыннан балалар өчен оештырыла торган «Туган телем – иркә гөлем» регионара фестивале дә — шундыйларның берсе. Ул ел саен бөек шагыйребез Габдулла Тукай туган көненә багышлап уздырылса да, темасы үзгәреп тора. Быел ул Удмуртия һәм Татарстан республикаларының 100 еллыгына һәм Бөек Җиңүнең 75 еллыгына ба­гыш­ланды. Әмма тормышыбызга килеп кергән коронавирус аркасында конкурска йомгак ясалмыйча калды. Шушы көннәрдә “Рәсем” һәм “Көмеш ка­ләм” номинацияләренә килгән эш­­ләр­гә нәтиҗә ясалды. Ә “Нәфис сүз”, “Вокал” номинацияләренә йомгак ясау көзгә кичектерелде, чөнки ансамбльләргә чыгышларын конкурс­ка юлларга мөмкинлек булмады.

Быел “Көмеш каләм” номинация­се­нә барлыгы 79 эш: Ижау шәһәренең 6нчы гимназиясеннән, 12нче, 97 мәк­тәпләреннән, Юкамен районының Палагай, Балезино районының Падера һәм Кистем мәктәпләреннән, Әгерҗе шә­һәренең 1нче гимназия, 4нче һәм 3нче мәктәпләреннән, шулай ук Исәнбай, Тирсә, Девятерня, Кады­баш мәктәпләреннән, 107нче балалар бакчасыннан, Глазов шәһәренең 2нче мәктәбеннән килде. Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан килгән яз­маларның күпчелеге “Яңа­рыш” газетасында урын алды инде. Газета укучылардан: “Бәйрәм са­ны бигрәк эчтәлекле булган”, — дигән җы­лы сүзләрне ишетү дә конкурска килгән хатларның бик эчтәлекле бу­луы хакында сөйли. Чынлыкта да, конкурска килгән эшләр арасында мактауга лаеклылары байтак. Балезино районының Кистем мәктәбе уку­чылары: Наил һәм Хәмидә Каси­мовларның, Падера мәктәбеннән Самира Касимованың язмаларыннан аларның гаилә архивында казынулары, нәсел-ыругларын өйрәнүләре күзгә ташлана. Исәнбайдан Ралина Хәбирова ветеранның үзе белән оч­рашып, аның хатирәләрен матур итеп дәфтәр битенә төшергән. Әгерҗе шәһәренең 4нче мәктәп укучысы Алинә Муллаәхмәтова, Габ­дулла Галиевның иҗатына таянып, “Сугыш чорында – авыл тормышы” тема­сын ачкан. Шушындый эчтәлекле язмаларны укыганда, “Хәзер укучылар иҗатны үз итмиләр, китап укымыйлар”, — дигән сүзләргә ышанасы да килми. Әлбәттә, монда укучыларның күңелләренә иҗат оеткысын салган татар теле укы­тучыларының роле әйтеп бетергесез. (Әлеге укытучыларның исемнәре җиңүчеләр исемлегендә күренә).

Ә менә “Удмурт иле – бәхет иле” те­масына язмалар бик санаулы килде. Татар сыйныфында укымаса да, Алнаш районының Бакыр Заводы мәк­тәбендә белем алучы Раилә Рафикова әлеге теманы матур итеп ана телендә ача алган. Ижау шәһәренең 97нче “Гармония” мәктәбенең башлангыч сыйныф укучыларының актив катнашуында укытучылары Раушания Рә­шид кызы Дәүләтованың хезмәте зур. Раушания ханым татар сыйныфларын җитәкләмәсә дә, татар балаларын конкурска тарта. Без аңа моның өчен бик рәхмәтле.

“Туган телем – иркә гөлем” фес­ти­валенең “Көмеш каләм” номи­на­ция­сендә ел саен “Мин татар булуым белән горурланам” темасы була. Быел да бу темага бик матур эчтәлекле язмалар алдык. Тик ул язмаларның күп­челегенең Әгерҗе районыннан гына булуы күңелдә канәгатьсезлек уята. «Удмуртиядә татарлыклары белән горурланган бер генә укучы да юк микәнни?» — дигән сорау туа. Әгерҗе районы Исәнбай мәктәбе укучысы Гөлназ Мөэминова туган телебезгә мәд­хия уку белән генә чикләнмәгән, проблемалар да күтәреп чыккан. Аның мондый кыю фикер йөртүе өчен бик сөендек.

Әмма конкурска йомгак ясаганда, күңелне әрнеткән күренешләргә дә тап булдык. Бу хакта конкурсны оештыручы Удмуртия татарларының милли-мәдәни автономиясе рәисе Рәмзия Габбасова ачынып сөйләде. “Бу конкурсның төп максаты — балаларны иҗатка тарту, туган телебездә шигырьләр сөйләү, җырлар аша туган телебезгә мәхәббәт уяту, балаларга бер-берсе белән аралашу мөмкинлеге тудыру. Моңа кадәр конкурста катнашучылар саны 400гә кадәр җитә иде. Ләкин быел Удмуртиянең татар теле укытучылары тарафыннан конкурска кызыксыну кимүе күренде. Аларга берничә тапкыр мөрәҗәгать итүгә карамастан, ишетмәмешкә салыштылар. Конкурска юллаган эшләрнең дә миннән киткәнче, иясенә җиткәнче дип кенә башкарылуы, хәтта бала­ларның дәфтәр битенә язылган эш­ләрен фотога гына төшереп җибәрү белән чикләнүләре хакында да әйтәсем килә. Эшләрне конкурска җибәрүнең үз таләпләре бар. Заявкаларны тутырганда, баланың яше, ничәнче сыйныфта укуы, я укытучысы күрсәтелми. (Болар сертификатлар, дипломнар язганда кирәк). Бу укытучыларның безнең эш­кә салкын каравын күрсәтә. “Мин татар булуым белән горурланам”, “Удмурт иле – бәхет иле” темаларына татар сыйныфында укучыларның эшләре юк дәрәҗәсендә. “Гармония” мәктәбе каршындагы Хөсәен Фәизхан исемендәге лицейдан “Кө­меш каләм” номинациясенә бер генә язма да юлламаулары борчый. Башка елларда Ижау шәһәренең 10нчы мәк­тәбеннән конкурста актив катнашалар иде. Быел татар теле укытучысы Фәридә Кашапованың лаеклы ялга китүе сизелә. 6нчы гимназиядән дә укучылар активрак булсын иде. “Бу конкурс Удмуртия татарларының милли-мәдәни автономиясе өчен генә кирәкле”, — дип уй­лаган укытучылар ялгышалар. Конкурсны бергәләп оештырганда гына укучыларда татар теленә кызыксыну, мәхәббәт уята алабыз. Үзара аралашу ярдәмендә эш тәҗрибәсе туплыйбыз. Әгәр һәр укытучы бала белән турыдан-туры эшләсә, конкурсыбыз тагы да эчтәлеклерәк булыр иде. Конкурсны оештыру өчен бик күп көч куела бит. Акчасыз бер бәйрәм дә уздырып булмый. Аны табу өчен проектлар язасың, яклыйсың, дәлиллисең. Акчаны тапкач, җиренә җиткереп конкурсны оештырырга, бәй­рәмен уздырырга, балаларның күңелен күрерлек итеп бүләкләрен һәм иң мөһиме отчетын бирергә кирәк. Шушы тырышлык җилгә очмасын иде,” – диде ул.

«Туган телем – иркә гөлем» ре­гио­­нара балалар фестиваль кон­кур­сының “Вокал” һәм “Нә­фис сүз” номинацияләренә 15 сен­тябрьдә генә йомгак ясалачак. “Рә­сем” номинациясенә йомгак ясалса да, теләге булганнар рәсемнәрен редакциягә юллый алалар, чөнки бәйрәм көнне ул рәсемнәрдән күр­гәзмә дә оештырылачак. Шуңа күрә бу номинацияләргә эшләр кабул итү дәвам ителә. Ә конкурсның йомгак­лау өлешен уздыру октябрь аена планлаштырыла. Бәйрәмгә “Татарстан — Яңа Гасыр” телевидениесенең “Шаян ТВ” каналы да кунакка чакыры­лачак. Зур бәйрәмдә катнашырга, анда чыгыш ясарга әле­гә мөмкинлекләр бар. Шуның өчен чыгышларыгызны, эшләрегезне редакциягә юлларга ашыгыгыз.

Җиңүчеләр

“Рәсем” номинациясе:

13-17 яшьлекләр арасында
1.Лиза Бабушкина
2. Милана Копысова
3. Ксения Глухова
Җитәкчеләре — Марина Леонидовна Плетнева
Ижау шәһәре, Габдулла Тукай исемендәге 6нчы гимназия укучылары.

8-12 яшьлекләр арасында

1. Салават Ситдыйков
Җитәкчесе — Рәзинә Муса кызы Җәлилева
Ижау шәһәре, 12нче мәктәп.
2. Сафина Абашева
Җитәкчесе — Зәлинә Мирсәит кызы Абашева
Глазов шәһәре, 2нче мәктәп.
2.Булат Зайнагов
Җитәкчесе — Рәзинә Муса кызы Җәлилева
Ижау шәһәре, 12нче мәктәп.
3. Аделя Ибраһимова
Җитәкчесе — Гүзәлия Фердинанд кызы Мул­лаәхмәтова, Ижау шәһәре, 6нчы гимназия.

5-7 яшьлекләр арасында

1. Җәмилә Җәлилева
Җитәкчесе — Надежда Витальевна Маркова
Ижау шәһәре, 107нче балалар бакчасы.
2. Даниэль Закурдаев
Җитәкчесе — Гүзәл Салихҗан кызы Абзалова
Ижау шәһәре, 12нче мәктәп.
2. Аделина Гадаршина
Җитәкчесе — Марина Леонидовна Плетнева,
Габдулла Тукай исемендәге 6нчы гимназия.
3. Салават Җәлилев
Җитәкчеләре — Ләйсән Миннәхмәт кызы Вәлиева, Альбина Фәнис кызы Закурдаева
Ижау шәһәре, 107нче балалар бакчасы.
3.Азат Шәрифуллин
Җитәкчесе — Марина Леонидовна Плетнева,
Габдулла Тукай исемендәге 6нчы гимназия.

“Көмеш каләм” номинациясе: “Минем Удмуртия”

1. Раилә Рафикова
Җитәкчесе — Рәмилә Фаиз кызы Рафикова
Алнаш районы Бакыр Заводы
2. Александр Помыткин
3. Артур Мөхәммәдиев
Җитәкчеләре — Раушания Рәшид кызы Дәү­ләтова
Ижау шәһәре, 97нче “Гармония” мәктәбе.
“Бөек Җиңүгә — 75 ел”

1- 4нче сыйныфлар

1. Наил Касимов
Җитәкчесе — Зөһрә Рәшид кызы Касимова
Балезино районы Кистем мәктәбе.
2. Зәринә Мәрданова
Җитәкчесе — Рәзинә Муса кызы Җәлилева
Ижау шәһәре, 12нче мәктәп.
3. Камилә Шакирҗанова
Җитәкчесе — Әлфия Назиф кызы Заһретдинова
Әгерҗе шәһәре, 4нче мәктәп.
3. Асель Зарипова
Җитәкчесе — Рәзинә Муса кызы Җәлилева
Ижау шәһәре, 12нче мәктәп.

5-7нче сыйныфлар

1. Алина Муллаәхмәтова
Җитәкчесе — Фәридә Зәки кызы Хафизова
Әгерҗе шәһәре, 4нче мәктәп.
1. Хәмидә Касимова
Җитәкчесе — Зөһрә Рәшид кызы Касимова
Балезино районы Кистем мәктәбе.
2. Йосыф Фәүзиев
Җитәкчесе — Рәсилә Искәндәр кызы Габдрахманова, Габдулла Тукай исемендәге 6нчы гимназия.
2. Самира Касимова
Җитәкчесе — Фәимә Әүхәт кызы Касимова
Балезино районы Падера мәктәбе.
3. Талия Кәримова
Җитәкчесе — Раушания Ринат кызы Низамбиева, Әгерҗе районы Тирсә мәктәбе.

8-9нчы сыйныфлар

1. Ралина Хәбирова
Җитәкчесе — Гөлназ Рафис кызы Хуҗина
Әгерҗе районы Исәнбай мәктәбе.
2. Айгиз һәм Алсинә Абашевлар
Җитәкчесе — Нәсия Гыйлемдар кызы Абашева
Юкамен районы Палагай мәктәбе
3. Ильвина Закирова
Җитәкчесе — Гөлнара Фәрит кызы Мурзина
Әгерҗе шәһәре, 1нче гимназия.

“Мин татар булуым белән горурланам”

1. Гөлназ Мөэминова
Җитәкчесе — Гөлназ Рафис кызы Хуҗина
Әгерҗе районы Исәнбай мәктәбе.
2. Нурислам Вилданов
Җитәкчесе — Раушания Ринат кызы Низамбиева, Әгерҗе районы Тирсә мәктәбе.
3. Камил Шакиров
Җитәкчесе — Әлфинә Әхмәтҗан кызы Ризванова, Әгерҗе шәһәре, 1нче гимназия.

Рилия Закирова

yanarysh.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*