tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Туган як” хәбәр итә
“Туган як” хәбәр итә

“Туган як” хәбәр итә

Түбән Новгород өлкәсенең  “Туган як”  газетасы өлкәдәге  милләттәшләребез тормышындагы хәбәрләрне җиткерә:

Сергачның  “Лидер” ФСКсында чын ир-ат уены белән мөкиббән булучылар өчен 12 апрельдә “Төнге хоккей лигасы” турниры башланып китте. Бу турнирда Семочки уенчылары белән көчәйтелгән Кочко-Пожар һәм Яндавишча хоккейчылары белән тулыландырган.  Суыксу командалары да чыгыш ясый. Турнир  татар командалары дербисы белән 3 майда тәмамланачак һәм 1-4 урыннарны алучылар төп бүләк өчен плей-оффта көрәшәчәк.

Пильна районы мәдәният йортында узган Хезмәт бәйрәме кысаларында 2018 ел нәтиҗәләре буенча төрле тармакларда алдынгыларны бүләкләгәннәр. Бүләкләнүчеләр арасыннан милләттәшләребез дә бар. Сафаҗайның эре фермеры Хасыл Камалетдинов, шушы авылның мәдәният йорты директоры Илгиз Измайлов, Петрякс ветеринария дәваханәсе мөдире Мәгъсуд Аллямов һәм Сафаҗай мәктәбенең 11 класс укучылары Ханнән Камалетдинов белән Альбина Атауллинага Рәхмәт хатлары һәм Дипломнар тапшырганнар. Хасыл Хәмзә улының, Илгиз Зөфәр улының һәм Мәгъсуд Бари улының исемнәре Мактау тактасында да урын алыр.

Кызыл Октябрь районы Уразавыл мәдәният йортында бөек якташ җырчыбыз Хайдәр Бигичевның тууына 70 ел тулу уңаеннан истәлек кичәсе узачак. Шулай ук Хайдәр Әббәс улының исемен мәңгеләштереп китап чыгару да планлаштырыла.

.
Илнар САДЕКОВ

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*