tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Tüsat“та татарлар дөньяга танытыла
“Tüsat“та татарлар дөньяга танытыла

“Tüsat“та татарлар дөньяга танытыла

“Tüsat“ – тюркология тармагына кагылышлы онлайн семинарлар карантин чорында (21 март 2020 елны) танылган галим, Мичиган университеты профессоры Тимур Коҗаоглу тарафыннан башлап җибәрелде. 24нче октябрь көнне 31нче семинары узды. Бу фәнни zoom-очрашуларның дүртесендә Төркиядә яшәүче татарлар чыгыш ясады. Аларның темалары түбәндәгечә:

1. Аспирант Айгөл-Зара Кәбирова: “Туфан Миңнуллинның “Әлдермештән Әлмәндәр” пьесасы (бөек драматургның 85 яшьлек юбилеена багышлап)”.

2. Доктор Мурат Узун: “Гаяз Исхакиның тормыш юлы һәм иҗаты”.

3. Авыл вәкиле Рәхмәтулла Куртаран: “Төркиянең Конья шәһәре Бөгрүделик себер татар авылы мәдәнияте һәм халык авыз иҗаты”.

4. Доцент Чулпан Зарипова-Четин: “Танылган татар язучысы Мөхәммәт Мәһдиевның “Торналар төшкән җирдә” повестендә авыл һәм авыл кешеләрен сагыну”.

Татарларның чыгыш ясавыннан тыш, семинарларга җирле татарларның кереп тыңлавы әһәмияткә ия. Чөнки Төркиядә туып-үскән татарлар тарихи бишекләре булган Идел-Уралда тормыш итүче татарларның әдәбияты белән таныш түгел. Төркия галимнәре тарафыннан да аз тикшерелгән. Киләчәктә фәнни эшләрнең саны артыр, татар әдипләре танылыр дип ышанып каласы килә.

Tüsat-семинарлар һәр шимбә Төркия сәгате белән 19:00 сәгатьтә zoomда башлана. Шулай ук, BilgeTürkler исемле YouTube каналларыннан да карап була.

Айгөл Зара Кәбирова

idel-tat.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*