tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Туймазы шәһәренең “Төмәнәк” үзәге ачык ишекләр көне уздырды
Туймазы шәһәренең “Төмәнәк” үзәге ачык ишекләр көне уздырды

Туймазы шәһәренең “Төмәнәк” үзәге ачык ишекләр көне уздырды

Башкортстан Республикасы Туймазы шәһәренең “Төмәнәк” татар иҗтимагый тарихи-мәдәни үзәгендә ачык ишекләр көне узды. Әлеге үзәккә мәктәпкәчә яшьтәге балалардан башлап яше туксаннан узган өлкән буын вәкилләренә кадәр бик теләп йөриләр. Монда килгән һәр кешене якты йөз һәм чәй табыны белән каршы алалар. Үзәк каршында татар теле курслары, музыка уен коралларына һәм җырга өйрәтүче түгәрәкләр эшләп килә, кул эше дәресләре үтә.

Ачык ишекләр көнендә балалар үзләренең осталыкларын күрсәттеләр. Шунысын да әйтергә кирәк, Россия төбәкләрендә аерым биналарда эшләүче татар мәдәният үзәкләре бармак белән генә санарлык. Ә инде тулысынча татар эшмәкәрләре төзегән һәм барлык матди чыгымнарын үз өсләренә алган үзәкләр Ленингад өлкәсе белән Туймазы шәһәрендә генә бар. “Төмәнәк” татар иҗтимагый тарихи-мәдәни үзәген төзүтече һәм аның барлык чыгымнарын үз өстенә алучы милләтпәрвәр шәхес Фәнир Гыйльметдин улы Галимов.

Ачык ишекләр көнендә Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесенең урынбасары Марс Тукаев та катнашты. Ул халыкны сәламләп, үзәккә Конгресс исеменнән истәлекле бүләк һәм татар телендәге матур әдәбият китаплары бүләк итте.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*