tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Түбән Новгород өлкәсе татарлары “Татарча диктант” язды
Түбән Новгород өлкәсе татарлары “Татарча диктант” язды

Түбән Новгород өлкәсе татарлары “Татарча диктант” язды

Бүген теләгән һәркем ONLINE “Татарча диктант” белем тикшерү акциясендә катнаша алды.

Исегезгә төшерик, акциянең максаты – татар теленә кызыксынуны арттыру, әдәби телдә дөрес сөйләм һәм дөрес язу күнекмәләрен үстерү, орфографик һәм грамматик хаталар ясамыйча язу теләге уяту, татар теле белгечләрен һәм туган тел (татар теле) укытучыларын тагын да популярлаштыру.

Әлеге акциягә Түбән Новгород өлкәсе татарлары бик теләп кушылды. Татар телендә диктант язуда үзләрен Зур Рбишча мәктәбе коллективы сынап карады.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*