tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Түбән Новгородта Татар аллеясына нигез салу эшенә алындылар
Түбән Новгородта Татар аллеясына нигез салу эшенә алындылар

Түбән Новгородта Татар аллеясына нигез салу эшенә алындылар

Түбән Новгородта Татар аллеясына нигез салу эше уңышлы бара. Аны тормышка ашыру яшьләргә йөкләнгән, бу бик актив һәм битараф булмаган кешеләр: Нижгар өлкәсе татар милли мәдәни мохтарияте Советы әгъзасы Данил Латыйпов һәм Нижгар өлкәсе татар милли мәдәни мохтарияте активисты, Түбән Новгород Иҗтимагый палатасы әгъзасы Руслан Нигъмәтҗанов. Алар бик теләп һәм зур энтузиазм белән бу үзенчәлекле эшкә тотынганнар һәм аны үтәү белән ныклап шөгыльләнәләр.

Хәзерге вакытта барлык инстанцияләрдә килештерү өчен проект документлары әзер һәм дизайнын эшләү тәмамланган диярлек. Нижгар өлкәсе татар милли мәдәни мохтарияте башкарма директоры хатына уңай җавап алынган, Татар аллеясы өчен участок бүлеп бирелгән. Ул 1 май исемендәге паркта булачак. Бу татар яшьләре кайчандыр җыела торган  һәм Сабантуй үткәрелә торган урын.

Апрель азагында Татар аллеясында беренче үсентеләр утырту планлаштырыла. Шунда ук “СОТЭКС “компанияләр төркеме ” ҖЧҖ хезмәткәрләре көче белән Татарстан флагы төсләре төшерелгән урналар һәм эскәмияләр һәм татар аллеясы исеме язылган табличкалар урнаштырылачак. РНКАТНО башкарма комитеты Латыйпов Данил, Нигъмәтҗанов Руслан һәм аларның җитәкчесе Илшат Инзир улы Нигъмәтҗановка бу искиткеч идеяне тормышка ашыруның зур өлешен үз өстенә алуы өчен рәхмәт белдерә.

Берничә елдан соң шәһәр татарлары балалар белән үз куллары белән утыртылган аллеяда рәхәтләнеп йөри алачак. Хәзерге вакытта 216 36 14 телефоны буенча яки почта аша  [email protected] үз агачын утыртырга теләүчеләрдән гаризалар кабул ителә.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*