tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Удмуртия Республикасында узган Сабан туйлары
Удмуртия Республикасында узган Сабан туйлары

Удмуртия Республикасында узган Сабан туйлары

Халкыбызның чын мәгънәсендә үз иткән, яраткан Сабантуй бәйрәмнәре Удмуртиянең район һәм шәһәрләрендә шаулап-гөрләп бара. Сабан туе – татар милләтенең чын асылын чагылдыручы иң борынгы бәйрәмнәренең берсе. Ул милләтебезнең үзен бөтен дөньяга танытуы, аның борынгы традицияләрен оныт мыйча яшәвен күрсәтә. Гомумән, Сабантуй бәйрәме – безнең горурлыгыбыз. Узган ялларда милли бәйрәмебез республикабызның төрле шәһәр, авылларында шаулап узды. Түбәндәге язмалар шул хакта.

Сарапул

23июньдә Сарапул шәһәренең Акшабариха елгасы буендагы гүзәл табигать кочагында Сабантуй гөрләде. Бәйрәмгә Татар иҗтимагый үзәге рәисе Фаил Исламгалиев, аның урынбасары Зөлфәт Арсланов җитәкчелегендә милләттәшләребез ныклап әзерләнгән иде. Милли бәйрәмебезгә шәһәр башлыгы Александр Ессен, Электрогенераторлар заводының со циаль мәсьәләләр буенча директоры Александр Черных, “Элеконд” завод директоры Анатолий Наумов, Татарстанның Тукай районыннан күпсанлы кунаклар килде. Халык көннең искиткеч матурлыгына сокланып, Сабантуйга агылды. Орден-медальләр таккан, башларына түбәтәй кигән аксакаллар – Сабантуй күрке булдылар. Татарстанның Тукай районыннан килгән милләттәшләребезнең чыгышлары Сабантуй кунакларын сөендерде. Әлеге район башлыгы урынбасары Рөстәм Илдус улы Закиров үз чыгышында: “Сарапул шәһәренә инде 3 ел рәттән сөенәсөенә киләбез. Районнан быел барлыгы 52 кеше килдек. Милләтләрне берләштерүче, дустанә яшәүгә нигез салучы милли бәйрәмебез – Сабантуй белән, дуслар!” – диде. Шәһәр, завод җитәкчеләренең котлауларында да Сабантуйның дус лык бәйрәме булуы ассыкланды. Удмуртия татарларының милли-мәдәни автономиясе рәисе Рәмзия Габбасова Сарапулдагы милли җанлы милләттәшлеребезгә, шәһәр башлыгына һәм завод җитәкчеләренә телебезне, мәдәниятебезне саклауга керткән хезмәтләре өчен зур рәхмәт белдерде, тыныч тормыш, муллык теләде. Сабантуй бәйрәме уеннарсыз, ярышларсыз узмый, әлбәттә. Мәйдан уенчылар белән гөрләп торды. Халык ярышларда актив катнашты. Хатын-кызлар арасында кул көрәштерү буенча беренчелекне Светлана Әхмәтова яуласа, ир-атлар арасында җиңүче Ринат Кәримов булды. Җиңүчеләр велосипед белән бүләкләнде. Баганага менүчеләр арасында иң җитез һәм өлгер уенчы дип, 21 яшьлек Альберт Рәхмәтуллин танылды. Альберт баганага 1 минут 11 секундта менеп җитте. Капчык белән сугышу уены да бик күңелле узды. 18 яшькә кадәр катнашучылар арасында – Муллаян Сәфәргалин, өлкәннәр арасында Гомәр Мусин җиңү яуладылар. Сабантуйның көтеп алынган уеннарының берсе булган милли көрәштә дә егетләр сынатмадылар: I урынны – Тимур Кәримов, икенчелек – Илдар Гыйльфанов, өченчелекне – Ринат Кәримов һәм IV урынны Айрат Садыйков яулады. Татарлар иң күп яшәгән «Гудок» микрорайонында кичке Сабантуй дәвам итте. Ижау шәһәреннән Рәфилә Рәсүлева җитәкчелегендә килгән яшь үзешчән артистлар халыкны рәхәтләнеп биетте, уйнатты. Кичке Сабантуйны оештырган өчен Фаил Исламгалиевкә, Зөлфәт Арслановка, “Копеечка” кибетенә рәхмәт белдерәбез. Бергә булу шатлыгы аеруча кадерле. Сабантуй – безне бәхетле итеп, канатлар куйды!

Асия ӘХМӘДИЕВА.

Воткинск

Сабантуй турында искә алган иң борынгы язма 1292 елга карый. Ләкин моңарчы да бәйрәм үткәрелгән булырга тиеш, чөнки әлеге йола кояш һәм күк Тәңресенә табыну шәкелендә. Ата-бабаларыбыз ел уңдырышлы килсен өчен мәҗүсиләр ышануындагы Аллага корбан китергәннәр. Шулай ук батырны билгеләү һәм аңа бүләккә тәкә бирү дә тәңречелектән килә, ди галимнәр. Сүз уңаеннан, этнографлар милли бизәкләрдә еш очрый торган төрле боҗраларны тәкә мөгезен сурәтләүдән килә дип саныйлар. 23 июнь көнне таң кояшлы, нурлы, нәкъ бәйрәмчә туды. Сабан туе буласы урын инде иртүк җанланган, мәйдан уртасыннан төрле төстәге флаглар сузылган. Озын багана башында, җиңүчеләрне көтеп, бүләкләр эленеп тора. Сатучылар бары да халык күңелен күрергә өстәлләр җайлый, балалар мәйданчыгында кечкенә машиналар, атынгычлар, төрле төстәге шарлар балаларны көтә. Сәхнә янында җыр-моңга гашыйклар кайный, ерактан татар җырлары ишетелеп тора. Сабантуй капкасы янында “Тургай” халык ансамбле һәвәскәрләре чәкчәкләр белән кунаклар каршылый. Гаиләләре, туган-тумачалары белән халык мәйданга ашыга. Мөхәммәтнур хәзрәт Ашрапов, шәһәр хакимияте җитәкчеләре, Татарстан Республикасының биологик ресурслар буенча Дәүләт комитеты рәисе Федор Батков, Вот кинскиның милли-мәдәни автономиясе рәисе Рафаэль Фәтхуллин шәһәр халкын һәм кунакларны Сабантуй бәйрәме белән котладылар. Бәйрәмне “Юбилейный” мәдәният йортыннан “Зоренька” ансамбле ачып җибәрде. Аларны Ижау шәһәреннән килгән кунаклар – “Афәрин” бию коллективы дәвам итте. Бәйрәм көне буе Казан фольклор коллективы “Риваять”, “Тургай” халык ансамбле, 42 нче санлы балалар бакчасы, 12 нче мәктәп укучылары, “Дуслык” ансамбле чыгышлары белән үрелеп барды. Баганага менүчеләр арасында яшүсмерләр, араларында 9 яшьлек малайларга кадәр бар иде. Көрәш буенча беренче урынны Ижау егете яулады. Яшьләр гер күтәреп үзара көч сынаштылар. Башка уеннарда да балалар, хатынкызлар теләп катнаштылар. Күпләр катыктан акча эзләүдән ямь тапты.

Гөлфия ИСХАКОВА.

Можга

23июньдә Можгада 28нче тапкыр Сабантуй бәйрәме уз ды. Кояшлы, ямьле көн барлык килгән кунакларны шатландырды. Үзәк мәйданда Менделеевск шәһәреннән килгән кунаклар үзләренең җыр-биюләре белән Сабантуйны ачып җибәрделәр. Милли уеннар уздыручы Рамазан Гарапшин үзенең командасы белән барлык катнашучыларга да бик матур уеннар оештырдылар. Баганага менү, чүлмәк вату, кашык белән йомырка ташу, авыш баганада йөрү, капчык киеп йөгерү һәм башка уеннарда 300дән артык кеше катнашты. Сабантуй кунаклары өчен сәхнәдә Можга үзешчәннәре тарафыннан җыр-моңнар, дәртле биюләр башкарылды. Балалар өчен оештырылган уеннарда 300дән артык бала катнашты. Әлеге мәйданчыкта уеннарны Зилә Сафина белән София Закирова матур итеп алып бардылар. Бию мәйданчыгында “Аулак өй” оештырылды. Монда ирек ле микрофон да эшләде. Төрле җырлы-биюле уеннарда балалар да, әби-бабайлар да катнаштылар. Шәһәребездә үткәрелгән Сабантуй тарихыннан фотокүргәзмә дә оеш тырылган иде. Балалар тарафыннан Сабантуйга багышлап эшләнгән милли киемле курчаклар, матур-матур уенчыклардан зур күргәзмә булды. Анда катнашучыларның берсе дә бүләксез китмәде. Әлеге мәйданчыкны Фирая Шишкина һәм Рузалия Фирсик бик матур итеп оеш тырдылар. Сабантуй бизәге – көрәш. Анда 28 батыр катнашты. Балалар арасында беренче урынны һәм бәрәнне Кирилл Бабушкин алды. Ә Сабантуйның абсолют батыры исемен Денис Шутов яулады. Кызганычка каршы, быелгы бәйрәмдә ат чабышы уздырып булмады, чөнки Сабантуй алдыннан көчле яңгырлар булу сәбәпле, ат чабышы уза торган мәйданга керерлек түгел иде. “Шулай да, ат чабышын соңрак, аерым уздырырга дип уйлыйбыз”, – диләр оештыручылар. Бирсен Ходай!

Фәридә АНИКИНА.

 Алнаш

Алнашта милли бәйрәмебез гөрләп узды. Бәйрәмдә якын татар авылларыннан, Әгерҗе районыннан килгән кунаклар, Алнашта гомер итүче милләттәшләребез катнашты. Алнаш та соңгы 3 елда Сабантуй бәйрәм ителмәгән. Шуңа да быелгы Сабантуйны халык аеруча зарыгып көтеп алган. «Сабантуй алдыннан бүләк җыю – бәйрәмебезнең иң күңелле күренешләренең берсе булды. Өлкән яшьтәге апалар бүләк җыючыларны шатлыклы күз яшьләре белән каршы алдылар. Традиция дәвамчылары буларак, бүләкләрне балалар колгага элде. Ә Сабантуйга килгәндә, бәйрәмне оештыруда иң зур ярдәм күрсәткән Наил Уразбахтин һәм Миңлегали Гәрәевкә рәхмәтләребез чиксез зур», – ди Гөлфинур Сәләкудинова.Халыкның иң көтеп алган ярышлары – ат чабышы, көрәш булды. Бәйрәм бүләксез булмый, дигәндәй, Сабантуйда Бакыр Заводы авылы мәдәният йортына Удмуртия татарларының милли-мәдәни автономиясе исеменнән (Илгизәр Шакиров коллекциясеннән) бүләккә гармун тапшырылды.

Ринат ФӘЙЗУЛЛИН. 

Тауҗамал

Сабантуй – элек-электән хал кыбызның һәрчак яраткан олы бәй рәме ул. Авылыбызда милли бәйрәмебез – һәр елны гөрләп уза. Быел да ул кызыклы ярышбәй геләргә, күңелле мизгелләргә бай булды, уеннар бәйрәмне җанландырып торды. Бигрәк тә халкыбыз ат чабышын көтеп ала. Гадәттә, яшьләр ат чабышына берәр ай алдан әзерләнәләр. Быел чабышта беренчелекне Мүшәк авылы егете Сергей Мамаев яулады. Сабантуй җыр-биюсез, уен-көлкесез узмый, әлбәттә. Авылыбыз мәйданы бу көнне гөрләп торды. Сабантуйның күрке булган кө рәштә беренчелекне Татарстаннан килгән кунагыбыз яуласа, икенче урынга Тауҗамал егете Айнур Садыйков ия булды. Бәйрәмнең һәр мизгелен сүз белән генә язып, аңлатып бетереп булмый. Моның өчен анда үзеңә катнашырга, үзеңә күрергә кирәк. Сабантуйны оештырган авылыбыз кешеләренә, килгән кунакларга зур рәхмәтебезне җиткерәбез. Киләсе елда мәйданда тагын шулай матур итеп очрашырга язсын.

Тәнзилә ИЛАЛЕТДИНОВА.

Кама

16июньдә Кама авылында район Сабан туе узды. Сабантуй – ул кызыклы чараларга, җыр-моңга бай зур чара. Милли бәйрәмебездә һәркем капчык киеп йөгерү, көянтәчиләк белән су ташу, спорт уеннары кебек ярышларда катнашып, үзенә шөгыль таба ала. Халык бәйрәмне ачу тантанасын түземсезлек белән көтеп алды. Авыл җирлеге башлагы Рафис Фазлыев халыкны сәламләп, сәламәтлек, бәхет һәм уңышлар теләде, бәйрәмне үткәрүдә ярдәм кулы сузган иганәчеләргә рәхмәтләрен җиткерде. Мәйдан уртасында ярыш-бәйгеләр белән җырмоңнар үрелеп барды. Мәдәният йорты коллективлары үз чыгышлары белән Сабантуй кунакларын куандырды, Зиля Гатауллина һәм Татьяна Шагалимова бәйрәмне бик күңелле алып барды. Сабантуйның иң төп ярышы – көрәш. Кама авылының абсолют батыры исеменә авылыбыз егете Эльдар Гатауллин лаек булды.

Фәнүдә ТАҺИРОВА.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*