tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Удмуртиядә үзешчән театрлар фестивале узачак
Удмуртиядә үзешчән театрлар фестивале узачак

Удмуртиядә үзешчән театрлар фестивале узачак

Хөрмәтле милләттәшләр! Удмуртиянең Милли сәясәт министр­лыгы, Халыклар дуслыгы йорты, Татар иҗтимагый үзәге, “Яңарыш” газетасы редакциясе, “Спартак” халык иҗаты йорты, ГТРК “Удмуртия”, “Минем Удмуртия” телеканаллары, Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры Республикакүләм “Зәңгәр шәл” үзешчән театрлар фестиваль-конкурсын игълан итә!

Фестиваль-конкурста Удмуртиядә эшләп килүче балалар, өлкәннәр үзешчән театр­лары катнаша ала. 31 гыйнварга кадәр [email protected] почтасына спектакльләрнең видеосын җибәрүегез сорала. Февраль аенда “Спартак” халык иҗаты йортында фестиваль-конкурста катнашкан барлык үзешчән театрлар тамашачыга үзләренең спектакльләрен тәкьдим итәчәкләр.

Барлык сораулар буенча  8(3412) 78-35-43, 8-950-819-53-16 (Рәфилә) телефонына шалтыратыгыз.

yanarysh.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*