tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Удмуртиянең «Иман» берлеге яшьләре: «Без булдырабыз!»
Удмуртиянең «Иман» берлеге яшьләре: «Без булдырабыз!»

Удмуртиянең «Иман» берлеге яшьләре: «Без булдырабыз!»

Якты өметләр, киләчәккә зур ышаныч белән 2020 елга аяк басабыз. Яңа ел — үткән елга билгеле бер нәтиҗәләр ясау һәм киләчәккә ниятләрне билгеләү, барлау вакыты. 2019 елда Удмуртия татар яшьләре актив булдылар, яхшы нәтиҗәләргә ирештеләр. Халыкара “Татар кызы” конкурсының Удмуртиядә үтүе генә ни тора бит! “Иман” татар яшьләре берлегенең тормыш шигаре дә: “Без булдырабыз!” булуы юкка түгелдер. Киләсе елда да яшьләр милли тормышта катнашсыннар, яңадан-яңа үрләр яуласыннар, әлеге сүзләрне акласыннар иде дигән теләктә калабыз. Сүзне яшьләрнең үзләренә бирик.

Альбина Шәйхетдинова, “Татар кызы” конкурсын оештыручыларның берсе: «2019 ел «Татар кызы» бәйгесе елъязмасында аерым урын алып торачак. Халыкара «Татар кызы» бәйгесе Ижауда узды. Бу вакыйганы зарыгып көткән идек. Ниһаять, әлеге зур чараны оештыруның нечкәлекләрен өйрәнергә мөмкинлек туды. Кызыклы һәм шул ук вакытта файдалы тәҗрибә булды. Хәзер республикакүләм «Татар кызы» бәйгесенә булган таләпләр тагы да катгыйланды, җаваплылык артты. Конкурста катнашырга теләүче кызлар да моны аңлый. Кастингка да нык­лап әзерләнәләр. Туган телебезне начар белүче кызлар катнашырга кыймыйлар. Бер яктан, бу яхшы кебек. Ләкин узган елларда аларга татар телен, мәдәниятебезне өйрәнү, милли мохиттә катнашу мөмкинлеген бирә идек. Хәзер исә куркытып җибәрдек төсле. Татар дөньясына якынайту урынына читләштермәдек микән? Анысын вакыт күрсәтер».

Дилия Харисова, “Иман” татар яшьләре берлеге рәисе: «2019 ел минем өчен, чыннан да, хисләргә, чараларга бик бай ел булды. «Татар кызы» республикакүләм конкурсында җиңүемне һәм Халыкара «Татар кызы» конкурсында катнашуымны мин гомер буе оныта алмам! Бу бик зур тәҗрибә. Халыкара «Татар кызы» конкурсы миңа профессионаллар белән эшләргә, башка республикалардан, илләрдән килгән катнашучылар белән аралашырга мөмкинлек бирде. Үз көчемне һәм вакытымны моның өчен сарыф иткәнемә бердә кызганмыйм. Шулай ук бу конкурсларда катнашуым аркасында, бик күп танышларым барлыкка килде, мин моңа бик шат. Тагын бер зур вакыйга — «Иман» татар яшьләре берлегенә 2019 елда 25 ел тулды! Милли оешма өчен үзе бер гомер. “Иман”яшьләр берлеге чирек гасыр телебез, динебез, мәдәниятебез, сәнгатебез сагында тора. Бу дәвердә күпме заманча проектлар тормышка ашырылды. Алга таба да милли оешма тагын да ныгыр, актив яшьләребез артыр, максатлар, ышанычлар акланыр дип өметләнәм. 2019 елда мин “Иман” татар яшьләре берлегенең рәисе итеп сайландым. Нинди зур җаваплылык! Тик мин алдан нәрсәләр буласын фаразларга һәм зур вәгъдәләр бирергә яратмыйм. Минем максат — «Иман» татар яшьләре берлегенең дәрәҗәсен күтәрү. Барыгызны да Яңа ел белән тәбрик итәм. 2020 елда барлык куйган максатларыгызга ирешергә язсын. Уңышлар!»

Артур Мәһдиев, Шәһәр Думасы каршындагы Яшьләр парламенты рәисе:
“Ел күңелле һәм нәтиҗәле вакыйгаларга бай булды. Без Яшьләр парламентының яңа составын формалаштырдык. Бер ел эчендә уннан артык проектны гамәлгә ашырырга өлгердек. Алар арасында Ижауда узган спидкубинг буенча чемпионат та бар. Әлеге чемпионат 2019 елда халыкара статус алды. Шулай ук Яшьләр парламенты Россия Федерациясе Дәүләт Думасының профильле комитетларында каралган берничә закон инициативасы әзерләде. Ә аларның берсе — снюс сатуны тыю турындагысы– тиздән Удмуртия Республикасында кабул ителәчәк. Очрашуларга, танышуларга да бай булды узган ел. Без рәсми визитлар белән Беларусь Республикасына бардык, Брест шәһәрендә яшәүче хезмәттәшләребез белән килешүгә кул куйдык. 2020 елга да планнарыбыз зурдан. Мөмкинлекләребез дә бар. Грант конкурсларында катнашу нәтиҗәсендә, яшьләр өчен эшләнгән проектларны тормышка ашыру өчен без 550 мең сум акча җәлеп итә алдык”.

Айгөл Шәйхелисламова, Сарапул шәһәренең “Иман” татар яшьләре берлеге активисты: “2019 ел Сарапул татар яшьләре өчен нәтиҗәле булды. Һәр эшебез туган телебезне саклауга, аны үстерүгә юнәлтелгән иде. Мәсәлән, яшьләр өчен татар телендә “Югалту” дип аталган мелодрама күрсәтелде. “Бәлеш” милли ашлар бәйрәмендә катнаштык. Туган тел көне уңаеннан татар мәдәният йортында очрашу оештырдык, беренче тапкыр “Милли хәзинә” уенын оештырдык. Шәһәребездә татар теле курс­ларын оештыруда ярдәм иттек. Мәдәниятне, сәнгатьне үстерүгә дә лаеклы өлешебезне кертәбез. Активистларыбызның берсе – Руслан Муллаәхмәтов “Ижау моңнары” конкурсында катнашты. Август аенда Казанда «Казан сөлгесе» халык җыр — бию сәнгатенең IV Халыкара фестиваль-конкурсы узды. Анда 21нче мәктәп каршында эшләүче «Чулман» бию коллективы татар халык биюе белән чыгыш ясап, 2нче дәрәҗәдәге дипломга лаек булды. Шулай ук Илназ Садыйков һәм Алинә Глухова «Умырзая» лирик биюен башкарып, 3нче дәрәҗдәге дип­ломга ия булдылар.
Сарапул татар яшьләре шәһәр тормышында да актив катнашалар. “Иман” яшьләре берлеге “Кайнар боз” халыкара спорт бәйрәмендә 12 команда арасында 4нче урынны яулады. Беренче тапкыр “Яшь Сарапул” эшче яшьләр фестивалендә катнаштык. Шәһәрнең милли-мәдәни оешмалары арасында уздырылган спорт фестивалендә дә чыгыш ясадык һәм җиңү яуладык!

Без төрле социаль акцияләр дә уздырырга тырышабыз. Мәсәлән, Бөек Җиңү көне уңаеннан “Халык җиңүе” дип аталган патриотик акция оештырып, Бөек Ватан сугышы ветераннарын һәм тыл хезмәтчәннәрен бәйрәм белән котладык. Интернет челтәрләрендә яшьләр арасында татар телен, мәдәниятебезне белүгә юнәлдерелгән сораштыру уздырдык. Ел ахырында Сарапул шәһәрендә Ижау, Воткинскида яшәүче татар яшьләре җыелды. Күңелле дә, нәтиҗәле дә очрашу булды ул! Төрле чараларга, вакыйгаларга бай ел әнә шулай сизелми дә үтеп китте. 2020 елда да сынатмабыз, куйган максатларыбызга ирешербез, яңа проектлар тормышка ашырылыр дип ышанабыз. Иң мөһиме: “Иман” берлегенә тагын да күбрәк сәләтле, актив татар яшьләре тартылсын иде. Без булдырабыз!”

Айрат Газимҗанов, Воткинск шәһәренең “Иман” татар яшьләр берлеге активисты: “Кайчандыр гөрләп эшләгән “Иман” яшьләре берлеге соңгы елларда бераз сүлпәнләнгән иде. Быел без аны янә торгыза башладык. Июль аенда яңа рәис сайладык. Яшь активистлар тупладык. Алар шәһәребездә милли тормышта актив катнаша башладылар, Сабантуй бәйрәмен оештыруга үз өлешләрен керттеләр. “Иман” берлегенә йөрмәүче яшьләр дә бар бездә. Алар мәчеттә, зиратта оештырылган өмәләрдә актив катнашалар”.

Эльвира Хуҗина әзерләде

yanarysh.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*