tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Уфада “Башкортстанда татар театры. Кичә, бүген, иртәгә” дигән темага сөйләшү узды
Уфада “Башкортстанда татар театры. Кичә, бүген, иртәгә” дигән темага сөйләшү узды

Уфада “Башкортстанда татар театры. Кичә, бүген, иртәгә” дигән темага сөйләшү узды

7 сентябрьдә, пандемия аркасында килеп туган озак паузадан соң, Мәрьям Солтанова-Акчурина исемендәге татар зыялылары клубының чираттагы очрашуы узды.

“Башкортстанда татар театры. Кичә, бүген, иртәгә” дигән тема белән Башкортстан һәм Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Дамир Сираҗиев исемендәге премия лауреаты Ибраһимов Байрас Надыйм улы чыгыш ясады. Байрас Надыйм улы татар театрларының үткәненә байкау ясады, бүгенге көн татар спектакльләренә тукталып үтте. Шулай ук татар театрының киләчәге турында да килгән кунаклар белән үз фикере белән бүлеште.

Чарада дин һәм иҗтимагый оешмалар вәкилләре, профессорлар, тарих фәннәре кандидатлары катнашты. Аралашу бик җылы мөгаләмәдә үтте.

Байрас Надыйм улына кызыклы чыгышы өчен тагын бер кат рәхмәтләребезне җиткерәбез!

Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстан Республикасындагы вәкиллеге

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*