tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ульян өлкәсендә «Сөмбелә» бәйрәменә әзерләнү мәсьәләсе каралды
Ульян өлкәсендә «Сөмбелә» бәйрәменә әзерләнү мәсьәләсе каралды

Ульян өлкәсендә «Сөмбелә» бәйрәменә әзерләнү мәсьәләсе каралды

Өлкә татар милли-мәдәни автономиясенең президиумы утырышында сентябрь аенда узачак «Сөмбелә» бәйрәменә әзерләнү мәсьәләсе каралды. Милли бәйрәм өлкә Хөкүмәте тарафыннан бүлеп бирелгән грант акчасына үткәреләчәк.

Утырышта өлкә татар краеведлары клубы әгъзасы, тарих фәннәре кандидаты Римма Вильданова Сембер-Ульяновск каласының татар бистәләре тарихын саклап калу мәсьәләсен күтәрде. Унтугызынчы гасырның ахырында – егерменче гасырның башында данлыклы сәүдәгәр Акчуриннар, Алиевлар, Гафаровлар, татар театрына нигез салучы Барый Тарханов, күренекле артистка Асия Измайлова хәзерге Федерация урамының үзәк өлешендәге йортларда яшәгәннәр. Кызганычка каршы, олуг шәхесләр көн күргән торак йортлар барысы да диярлек искереп, җимерелә бара, аларны ничек булса да саклап каласы иде, ди Римма ханым. Ул шәhәрнең Художество музее карамагында оештырылачак Көнчыгыш (шәрык) сәнгате үзәген Федерация урамындагы бер йортта урнаштырырга тәкъдим итә.

Мәгълүм булганча, агымдагы елның 13 сентябрендә Ульяновск шәhәр Думасына сайлаулар узачак. Әлеге сайлауларда катнашырга җыенучы Рамил Абитов, Алсу Айзатуллина hәм Дмитрий Сауров президиум әгъзаларын үзләренең программалары, башкарган эшләре белән таныштырып үттеләр. Ә 37нче округтан сайланырга ниятләгән танылган врач Светлана Суворованың сайлау алды программасын УлГУ проректоры Татьяна Кириллова тәкъдим итте.

Иске Майна районы Ертуган авылының барлыкка килүенә быел 325 ел була. Шушы юбилей датасы уңаеннан авыл халкы күмәкләшеп саллы гына китап әзерләгән, тиздән ул басылып та чыгачак. Өлкә татар краеведлары клубы рәисе Рифгать Ахмедуллов китапны әзерләүгә үз өлешләрен кертүчеләргә, шул исәптән «Өмет» газетасы редакциясенә дә рәхмәт сүзләрен ирештерде. Ул өлкә татар автономиясенең 25 еллыгына багышлап төбәк татарларының милли-мәдәни тормышы турында китап бастыру тәкъдиме белән чыкты.

«Фронттан хатлар (язмыш өчпочмаклары)» өлкә Хәтер китабының җаваплы секретаре Котдус Мухаметшин яңа гына табадан төшкән басманы Татар мәдәният үзәге музеена hәм «Өмет» газетасы редакциясенә бүләк итеп тапшырды. Губернатор иганәчелегендә нәшер ителгән әлеге китапта милләттәшләребезнең фронттан язган хатлары да урын алды, аларны туганнары 79 ел дәвамында кадерләп, олы ядкарь итеп саклаганнар, диде Котдус Хайдәр улы.

Өлкә татар автономиясе рәисе Рамис Сафин быел милли оешманың дүрт проекты конкурсларда җиңеп чыгуы hәм мәдәни чаралар оештыру өчен дәүләттән грантлар бүлеп бирелүе турында хәбәр итте. Ульяновск өлкә Хөкүмәте тарафыннан 500 мең сумлык грант бирелгән, бу акча хисабына 5 сентябрьдә «Сөмбелә» дип исемләнгән көзге уңыш бәйрәмен үткәрү күздә тотыла. Өлкә автономиясе шулай ук грант акчасына игезәкләр арасында «20х20» милләтара фестиваль-конкурсын hәм Татар мәдәният үзәгенең 25 еллыгы хөрмәтенә мәдәният хезмәткәрләренең милләтара форумын уздырырга җыена.

Президиум әгъзалары Ульяновск өлкәсенең Мәгариф үсеше институты баш белгече, өлкә татар автономиясенең мәгариф бүлеге җитәкчесе Әлфия Абутдиновага «Татарстан Республикасының атказанган укытучысы» дигән мактаулы исем бирү турындагы тәкъдимне бертавыштан хуплап кул күтәрделәр.

Автономия җитәкчесе Рамис Сафин «Туган тел» хәрәкәтенең юридик зат буларак эшчәнлеген туктатуы hәм милли мохтарият канаты астында эшен дәвам итәчәге турында хәбәр итте.

И.ХАСИБОВ

emetul73.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*