tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ульяновск өлкәсе сабан туенда 30 меңнән артык кеше катнашкан
Ульяновск өлкәсе сабан туенда 30 меңнән артык кеше катнашкан

Ульяновск өлкәсе сабан туенда 30 меңнән артык кеше катнашкан

Ульяновскида шулай гадәткә кергән, ел саен Сабантуйга өлкәдәге һәр 24 авыл районы да үз утарларын куя. Билгеле инде, анда бизәлеш, карар өчен куелган һәрнәрсә дә, татар милли йолаларын, гореф –гадәтләрен чагылдырырга тиеш. Бәйрәм барышында аларга мәртәбәле комиссия карап чыгып урыннар билгели, 1,2 һәм 3 нче урын алучыларга кыйммәтле бүләкләр дә тапшырыла.

Өлкә җитәкчесе Сергей Морозов та нәкъ менә җыйнак кына матур татар авылын хәтерләткән әлеге утарлар аша узып Сабантуй мәйданына керә. Быел да семберлеләргә кунакка һәм бәйрәмдә катнашырга күршеләре, Татарстанның Буа районыннан зур делегация килгән иде.

Татарстан Президенты Рөстәм Миннеханов котлавын республиканың муниципаль берәмлекләре Советы рәисе Әгъзам Гөбәйдуллин җиткерде. Әгъзам Саматович Ульяновск өлкәсенең татар милли-мәдәни автономиясенә бүләк итеп оргтехника алу өчен сертификат тапшырды.

Халыкбызның ел буе көтеп алынган бәйрәмен ачу тантанасында да күрше төбәк җитәкчеләре ике арадагы хезмәттәшлекнең уңышлы яклары хакында сөйләделәр, хезмәт алдынгыларына һәм милли хәрәкәт активистларына дәүләт бүләкләрен дә тапшырдылар. Бүләкләнүчеләрнең берсе үткен, чая бер ханым өлкә җитәкчесен бөтен авыл исеменнән үбеп тә алды.

Ә Бөтендөнья татар конгрессының иң югары бүләге “Татар халкы алдындагы хезмәтләре өчен” алтын медаленә Ульяновскидан Әскать Мәликов, Рамил Абитов, Тереньга һәм Яңа Малыклы районнарыннан Камил Әминов белән Ренат Сәйфетдиновлар лаек булды.

Үзәк сәхнәдән бәйрәмне ачык дип белдергәч, мәйданчыкларда халык уеннары, милли көрәш, янәшәдә генә ипподромда ат чабышлары башланды. Халкыбызның ерак гасырлардан бирле килгән уеннарында сабыйлар гына түгел, өлкәннәр дә катнашып бала чакларын искә төшерделәр бугай.

Ә чүлмәк вату бәйгесен хәтта губернатор да тыныч кына узып китә алмады.
Бу ел Россиядә “Театр елы” уңаеннан сабантуйдагы бер сәхнә-мәйданчы тулысы белән театрга башгыланган иде. Анда көн дәвамында татар спектакльләреннән җырлар яңгырады һәм өзекләр күрсәтелде. Әлбәттә инде, тетараль тамаша мәшһүр “Зәңгәр шәл” белән башланып китте.

Сабантуйның халыкны иң күп җыя торган урыны- көрәш мәйданы дисәк, әлләни зур ачыш ясамабыз. Келәмдәге көрәшчеләрне күрер өчен утыру гына түгел, басып торыр урын да калмаган. Шуңа күрә губернатор Сергей Морозов та татар көрәшен җиргә утырып карады.

Келәмдә төрле авырлык категориясендә 50 дән артык көрәшче бил алышты. Ләкин ярыш ярыш инде-җиңүче бер генә булырга тиеш. Быел сабантуйның “Абсолют батыры” исеменә, тәкәгә һәм акчалата бүләккә байтак сабантуйлар батыры Илнар Рәкыйпов лаек булды.

Ә киләсе атнада Илнар Рәкыйпов Ульяновск өлкәсен Самара өлкәсенең Камышлы районынада узачак Бөтенроссия авыл сабантуенда тәкъдим итәчәк.

Рамис Сафин

Ульяновск өлкәсе

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*