tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ульяновск өлкәсендә бил алышалар
Ульяновск өлкәсендә бил алышалар

Ульяновск өлкәсендә бил алышалар

Бу көннәрдә, 13-17 сентябрьдә Ульяновск өлкәсендә ТАФИС сугыш сәнгате буенча Бөтендөнья фестивале уза. Анда дөньяның 30 иленнән килгән спортчылар катнаша. Алар спортның 40 төре буенча үзләренең осталыкларын күрсәтә.

Фестиваль программасына татар көрәше дә кергән. Чара кысаларында өлкәнең татар көрәше Федерациясе спорт һәм гомуми белем бирү мәктәпләрендә  көрәш буенча остаханәләр уздыра.

Шәһәрнең 28 нче мәктәбендә чираттагы остаханә башланыр алдыннан ике тапкыр дөнья чемпионы Сергей Павлик укучыларны үзенең төрле ярышларда бирелгән бүләкләре, медаль-кубокларыннан торган күргәзмә белән таныштырды.

Федерация президенты Фәнис Җаббаров әлеге спорт төре буенча актив шөгыльләнүчеләргә,төрле бәйгеләрдә җиңүчеләргә оештыру комитеты исеменнән рәхмәт хатлары тапшырды. Ул үз чыгышында,  быелгы уку елыннан әлеге мәктәптә татарча көрәш буенча секция дә ачылачак, диде.

Рамис Сафин

Ульяновск

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*