tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ульяновск өлкәсендә Гизятуллиннарны хөрмәтләделәр
Ульяновск өлкәсендә Гизятуллиннарны хөрмәтләделәр

Ульяновск өлкәсендә Гизятуллиннарны хөрмәтләделәр

Мәләкәс район хакимияте башлыгы Сергей Сандрюков Атнагыл авылында яшәүче Рәис Равил улы белән Гөлсинә Зиннәтулла кызы Гизятуллиннарга «Мәхәббәт hәм тугрылык өчен» дип исемләнгән медаль, шулай ук грамота белән котлау адресы тапшырды.

Бәхетле, күпләр сокланырлык пар – Рәис Равил улы белән Гөлсинә Зиннәтулла кызы Гизятуллиннар менә 36 ел инде язмыш сукмагыннан бергә атлыйлар. Бер-берсен чын ихластан яратулары, ихтирам итүләре, аңлашып hәм кайгыртучанлык күрсәтеп яшәүләре белән алар авыл халкының хөрмәтен hәм абруен казанган. Дус-тату, матур гына яшәп, балаларын аякка бастырганнар, хәзер балдан татлы өч оныклары үсеп килә инде.

Туган җирләрен өзелеп яратучы Гизятуллиннар авыл тормышында актив катнаша – урамнарны төзекләндерү буенча өмәләрдән беркайчан да читтә калмыйлар, шулай ук мәдәни чараларга да беренчеләрдән булып килеп җитәләр, төрле бәйрәмнәр hәм очрашуларны оештыруга үзләреннән зур өлеш кертәләр.

– Авылыбызны тулы канлы тормыш белән яшәтәсе килә. Урамнарда балаларның шатлыклы авазлары ишетелеп торсын, Атнагылның яхшы даны еракларга таралсын иде,- ди алар.

Гаилә, мәхәббәт hәм тугрылык көне уңаеннан Гизятуллиннарны Лебяжье авыл җирлеге хакимият башлыгы да тәбрикләде. Ул үрнәк гаиләне истәлекле бүләге белән сөендерде, ә үзешчән сәнгать осталары алар хөрмәтенә «Без сезгә бәхет телибез» дигән җырны яңгыраттылар.

emetul73.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*