tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ульяновск өлкәсендә тарихчылар һәм публицистлар җыелды
Ульяновск өлкәсендә тарихчылар һәм публицистлар җыелды

Ульяновск өлкәсендә тарихчылар һәм публицистлар җыелды

Ульяновск өлкәсенең 170 еллык тарихы булган фәнни китапханәсендә ll Халыкара тарихчылар һәм публицистларның Форумы узды. Аның кысаларында ТАССРның 100 еллыгына багышлап, Татарстанның Г. Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм сәнгать институты Ульяновск-Сембер татарларының милли-мәдәни мирасына багышланган яңа уникаль китапны укучыларга тәкьдим итте.

Әлеге басма чын мәгьнәсендә уникаль. Анда татарлар күпләп яши торган 7 районында җыелган йөәләрчә язма кертелгән. Анда шулай ук бәет, мөнәҗәт, борынгы жырлар да урын алган, аларның ноталары да куелган.

Институт берничә дистә китапны өлкәнең татар автономиясенә дә бүләк итте. Автономия җитәкчелеге белдергәнчә, үз чиратында бу китаплар өлкәнең татар авылларындагы мәктәпләренә һәм китапханәләренә таратылачак.

Рамис Сафин

Ульяновск

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*