tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ульяновск өлкәсендә “Татар моңы” конкурсының сайлап алу туры узды
Ульяновск өлкәсендә “Татар  моңы” конкурсының сайлап алу туры узды

Ульяновск өлкәсендә “Татар моңы” конкурсының сайлап алу туры узды

Ульяновскида И. Шакиров исемендәге “Татар моңы”  Халыкара татар жыры конкурсының сайлап алу туры узды. Анда Идел буе төбәкләреннән 30 дан артык җырчы һәм татар халык уен коралларында уйнаучы үзешчән сәнгать осталары катнашты.

Татарстанның халык артистлары Фердинанд Сәлахов, Вил Усманов,  Татарстанның атказанган артисты Гөлдания Хәйруллина өч сәгать дәвамында, төбәкләрдән килгән иң оста башкаручыларны тыңлап аларга бәя бирде.

Һәрбер катнашучы ничек кенә матур итеп җырларга тырышса да, бәйгедә җиңүчеләр булырга тиеш. Мәртәбәле хөкемдар Казанда узачак моң ярышына Ульяновск өлкәсеннән Илдар Насыйров, Алинә Әсматуллова, Марат Рамазанов, Ренат Агаев, Чувашстаннан Әлфинә Вәлиева, Рәзилә Серенеева,  Марат Хисаметдиновка Казанның зур сәхнәсендә чыгыш ясарга тәкьдим иттеләр. Кызганыч, конкурсның нигезләмәсе һәм чакыру ике ай алдан җибәрелсә дә, Мари Эл республикасыннан һәм Самара өлкәсеннән бер генә башкаручы да килмәде.

Рамис Сафин

Ульяновск

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*