tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ульяновск өлкәсенең Чардаклы районында Корбан ашы мәҗлесе оештырдылар
Ульяновск өлкәсенең Чардаклы районында Корбан ашы мәҗлесе оештырдылар

Ульяновск өлкәсенең Чардаклы районында Корбан ашы мәҗлесе оештырдылар

Монда шулай гадәткә кергән – ел саен корбан ае барышында балаларны һәм яшүсмерләрне җыеп алар өчен аш мәҗлесе уздыралар. Һәртөрле уеннар, ярышлар һәм викториналар белән аралашып баручы бу чарада дин белгечләре, имамнар Ислам дине, гореф-гадәтләребез, корбан бәйрәменең тарихы турында чыгыш ясыйлар.

Бирегә бәйрәмгә килүче кызлар тәм-томнар белән сыйланганчы, башта өлкән апаларыннан кунак өстәле әзерләргә, бәлеш бүлергә, аш-су пешерергә дә өйрәнәләр.
Ә малайлар исә, янәшәдә генә әтиләре, абыйларыннан шулпа, пылау пешерү серләре белән танышалар, чыра телеп, самовар тергезәләр. Бәйрәмне оештыручы, Тынычлык бистәсе мәчете имамы Усман хәзрәт үз мәхәлләсендә балалар һәм яшьләр белән эшләүгә аеруча зур игътибар бирә. Көзен алар өчен Ислам нигезләрен өйрәнү буенча өч еллык курслар да алып барыла.

Усман хәзрәт бу мәчеткә имам итеп күптән түгел генә билгеләнгән. Үзенең кеше белән тиз уртак тел таба белүе, кече күңелле һәм оста оештыручы булу аның халык арасында тиз арада абруеның зур икәнен раслый.

Мәгариф ветераны Галия апа Вәлиәхмәтова озак еллар бистә мәктәбендә балаларга татар теле дәресләре алып барган. Лаеклы ялга чыккач, мәчеттә балаларга ислам дине, гарәп графикасында укырга, язарга өйрәтү курсларын башлап җибәрүче фидакарь кеше. Хәзер аның эшен Усман хәзрәт дәвам итә.

Бүген Чардаклы районындагы Тынычлык бистәсендә яшәүчеләр башлыча барысы да узган гасырның 60-70 нче елларында Татарстаннан һәм Чувашстаннан күчеп килүчеләр.

Бәйрәмгә Тынычлык бистәсендә яшәүче татарлар, бергә җыелып, өч корбан чалганнар. Мәҗлес барышында Усман хәзрәт балаларга гына түгел, аларның әти-әниләре өчен дә гади, аңлаешлы тел белән корбан бәйрәме тарихы хакында тәсфилләп сөйләде, аларны кызыксындырган сорауларга җавап бирде.

 Рамис Сафин

Ульяновск өлкәсе

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*