tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ульяновск өлкәсенең Зур Чирекле мәктәбендә “Мөнәҗәтләр кичәсе”н үткәрделәр
Ульяновск өлкәсенең Зур Чирекле мәктәбендә “Мөнәҗәтләр кичәсе”н үткәрделәр

Ульяновск өлкәсенең Зур Чирекле мәктәбендә “Мөнәҗәтләр кичәсе”н үткәрделәр

Мөнәҗәт – татар халык фольклорында иң борынгы һәм популяр жанрларның берсе. Шигъри формада иҗат ителгән мөнәҗәтләр һәм бәетләрдә аерым кешеләр һәм җәмгыятьнең уй-фикерләре, борчылулары, хис-тойгылары чагылыш таба.

Хәзер хәтта авылларда да әкиятләр, җырлар язучылар юк инде, ә менә халык авыз иҗаты яши әле – бәетләр һәм мөнәҗәтләрне күбрәге өлкән яшьтәге хатын-кызлар, ягъни әбиләр һәм апалар яза. Ниндидер кайгы-хәсрәт яки тарихи вакыйга килеп чыкса, алар кулларына каләм алып, бәетләр иҗат итәләр. Ә мөнәҗәтләрен Аллаһы Тәгаләне һәм Пәйгамбәребезне (с.а.в.с.) олуглауга, яшәү һәм үлем турында уйлануларга, газиз әниләргә багышлыйлар.

Мәктәбебездә хәзер инде традициягә кергән Мөнәҗәтләр кичәсендә 7 “Б” классы укучылары бик тә гыйбрәтле, һәркем уйланырлык мөнәҗәтләрне башкардылар. Ә авылыбызның милли һәм дини традицияләрен яхшы белүче хөрмәтле кунаклар мөнәҗәтләр һәм бәетләр иҗат итү серләре белән уртаклашты. Мәктәп укытучылары Г.Р.Гафарова, Н.Р.Ягудина, Г.Р.Ягудина, Ф.Х.Бирюкова, Х.Г.Мавлютова, И.И.Нугайбекова балаларны халкыбызның гореф-гадәтләрен һәм йолаларын онытмаска, аларны үтәп яшәргә өндәделәр.

Һәркемнең күңелендә бары тик уңай тәэсирләр генә калдырган күркәм кичә татар халык ашларыннан сыгылып торган табын артында бергәләп чәй эчү белән тәмамланды.

Зур Чирекле мәктәбе укытучылары Н.Р.Ягудина, Г.Р.Ягудина, Ф.Х.Бирюкова, Х.Г.Мавлютова

emetul73.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*