tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ульяновскида “Минем гаиләм-илем байлыгы” дигән атналык тәмамланды
Ульяновскида “Минем гаиләм-илем байлыгы” дигән  атналык тәмамланды

Ульяновскида “Минем гаиләм-илем байлыгы” дигән атналык тәмамланды

Агымдагы елның март аенда Ульяновск  шәһәрендә ана теле укытучыларның һәм балалар бакчалары мөдирләренең өлкә Форумы узган иде. Анда мәктәпләрдә милли телләрне  укыту мәсьәләләре белән бергә, бакчаларга этномәдәни компонентны кертү һәм сабыйларга кече яшьтә ана телен өйрәтүнең яңа алымнарын куллану тәҗрибәсе хакында да сүз күтәрелде. Форум карары кысаларында шушы көннәрдә генә шәһәрнең берничә балалар бакчасында  “Минем гаиләм-илем байлыгы” дигән  атналык тәмамланды.

Дөресен әйтик, өлкәнең ана теле укытучылары Форумында балалар бакчаларында милли тәрбия бирү проблемасы быел беренче тапкыр күтәрелә. Аны төбәкнең татар милли-мәдәни автономиясе тәкъдим итте. Чөнки бүген күпмилләтле Ульяновскидагы балалар бакчаларында милли-мәдәни компонент   шәһәрдәге 140 бакчаның нибары 20 енә генә  кертелгән.

  Илле меңнән артык татар яшәүче Ульяновск шәһәрендәге байтак бакчаларда тәрбияләнүче сабыйларның 20-30 % ын татар балалары тәшкил итә. Шунлыктан, бакчаларда милли тәрбия бирү, нәниләргә кече яшьтән үк ана телен өйрәтү  хәзер заман таләбенә әйләнеп бара. Бу аеруча бүген, татар телен мәктәпләрдән кысырыклап чыгарырга маташканда отышлы алым. Һәрхәлдә, бу рус булмаган халыклар өчен кирәк.

   Шәһәрдәге балалар бакчаларында милли төркемнәр ачу һәм анда эшне оештыру тәҗрибәсе берничә бакчада  инде дистә елдан артык алып  барыла. Бу эштә беренче карлыгач-шәһәрнең 20 нче  “Очкын” балалар бакчасы. Бүген алар “Минем гаиләм-минем байлыгым” проектны тәкьдим итәләр. Тамашада рус, татар, чуваш һәм мордва гаиләләре үз халкының гореф-гадәтләрен, традицияләрен күрсәтә.

“Беренче фестивальне оештырганда авырлыклар булды. Ата-аналар куркып та калдылар, дулкынландылар. Чөнки аларның байтагы тамашачылар алдында чыгыш ясарга өйрәнмәгән. Хәзер әйбәт бара. Башта бәйге төркемнәрдә уза, аннан узганнар финалда катнашалар”, ди Ульяновск шәһәренең 20 нче “Очкын”  балалар бакчасы мөдире Иркинә Сәйфетдинова.

Тамашачылар арасында бакча җитәкчеләре, тәрбиячеләр һәм дәү әниләр булса, сәхнәдә исә, ата-аналар һәм балалар.

Бу бакча да күп милләтле тәрбия учагы. Шуңа күрә биредә ел дәвамында төрле халыкларның милли бәйрәмнәре уздырыла.

Бу эш бүген бик кирәкле. Ул безгә генә түгел, беренче  чиратта ата -аналарга, балаларга кирәк. Алар белән кечкенә генә музей да оештырдык. Аны җиһазландыруда әти-әниләр дә бик теләп катнашты. Бу бик мөһим эш184 нче балалар бакчасы мөдире Ирина Слепнева.

  Монда йөрүче балаларның 10 % ыннан артыгы татар милләтеннән. Сабыйлар өчен биредә курчак театры да эшләп килә. Аны тәрбияче  Руфия Низамова  оештырган. Ә артистлар урынында балалар.

Идел буенда яшәүче халыкларның мәдәниятен, гореф-гадәтләрен, гаилә йолаларын саклау  буенча  “Татар гаиләсе” фондының  Ульяновск бүлекчәсе дә зур эш алып бара.

     Шәһәрнең 242 нче “Садко” балалар бакчасында да ата-аналар катнашында зур гаилә бәйрәме узды. Мондый төр бәйрәмнәрне әзерләү һәм оештыру буенча биредә еллар дәвамында зур тәҗрибә тупланган.

Шунысы игътибарга лаек, чараларны оештырганда әби-бабайлар һәм ата-аналар да бик теләп катнаша.

    Атна буе дәвам иткән чаралар азагында аңа йомгак ясап шәһәрнең мәгариф идарәсе вәкилләре бу эшне алга таба да дәвам итәргә һәм аны башка бакчаларга да кертергә зарурлыгына басым ясадылар.

Ә өлкә татар автономиясе шәһәрдәге һәр балалар бакчасына да Федераль татар милли-мәдәни автономиясе эшләткән “Әбием әкиятләре” дигән өстәл уены комплектларын һәм балалар өчен язылган җырлардан төзелгән ноталы китапларны бүләк итте.

        Рамис Сафин Ульяновск өлкәсеннән

 

 

 

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*