tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ульяновскида Минсәет Тазетдиновны бүләкләделәр
Ульяновскида Минсәет Тазетдиновны бүләкләделәр

Ульяновскида Минсәет Тазетдиновны бүләкләделәр

Ульяновск өлкәсе Губернаторы Сергей Морозов карары нигезендә, дөньякүләм танылган спортчы Минсәет Тазетдинов “Ульяновск өлкәсе каршындагы казанышлары өчен” (“За заслуги перед Ульяновской областью”) дип исемләнгән мактау билгесе белән бүләкләнде.

Күренекле милләттәшебез Минсәет Тазетдинов гомере буе спорт, грек-рим көрәше белән шөгыльләнә. Ул – Россиянең атказанган спорт мастеры, СССР, Европа чемпионы. Шулай ук СССР беренчелегендә, И.Поддубный исемендәге халыкара турнирда, Румыния, Болгария, Чехословакия, Норвегия, Германия һәм Швециядә Дөнья кубогына узган ярышларда җиңүче. Күпләргә ул СССР, Европа, Дөнья чемпионатының көмеш призеры, СССР халыклары спартакиадасында бронза медаль алучы буларак та яхшы таныш.

Хәзерге вакытта Минсәет Тимергали улы үзенең осталыгын, бай тәҗрибәсен яшь буынга тапшыра. Ул өлкә татар автономиясе һәм автономиянең Засвияжье, Тимерьюл район советлары эшчәнлегендә актив катнаша, бер генә милли-мәдәни чарадан да читтә калмый. Мәшһүр спортчы бөтен көчен һәм тырышлыгын куеп, һәр елның яз башында үзенең туган якларында – Чувашстанның Шыгырдан авылында көрәш буенча турнир уздыра.

– Без балалар һәм яшьләрдә физик культура һәм спорт белән шөгыльләнү, сәламәт яшәү рәвеше алып бару омтылышы тәрбияләргә бурычлы. Әби-бабаларыбыз, сәламәт тәндә – сау акыл, дип юкка гына әйтмәгәннәр бит. Спорт залына йөрүче малайларның кайчан да булса начар юлдан китүе шикле. Алар, гадәттә, максатчан, тырыш, тәвәккәл була һәм чемпион булырга хыяллана, – ди яшь спортчыларның остазы Минсәет Тазетдинов.

emetul73.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*