tatruen
Баш бит / Яңалыклар / ВИДЕО: Казахстан балеты йолдызларын татар кызы Камилия тәрбияли

ВИДЕО: Казахстан балеты йолдызларын татар кызы Камилия тәрбияли

Бу очрашу “Дөнья” студиясендә  Казахстанның беренче Президенты көне уңаеннан үткәрелде.  Әлеге очрашу Казахстан гимнын иҗат иткән композитор, милләттәшебез  Латиф Хәмидине дә хәтергә төшерә.  Чөнки  Симей шәһәреннән кунакка килгән Камилия Рәшит кызы Исмаилова Көнчыгыш Казахзстан балет мәктәбе җитәкли. Бу мәктәптә бәлет  сәнгатенә аяк баскан укучылар Казахстаның абруйлы  театрларында биергә  әзерләнә.

Әңгәмәне караучылар бу мәктәптә укучы кызларның Казахстанның беренче Президенты Нурсолтан Назарбаевка  ихтирамын чагылдыручы видеоязма да күрә алалар.

Симей шәһәреннән кунакка килгән К.Исмаилова Көнчыгыш Казахстан өлкәсе татарларының милли үзәген җитәкли, татар хатын-кызларының “Ак калфак” җәмгыятен дә әйдәп бара.

Бу ханымның милли үзаңы һәм татарлык хисе очраклы  күренеш түгел..  Камилия ханымның  әнисе Зөбәрҗәт Мөхәммәтшина заманында Илһам Шакировның иҗади төркемендә биюче булган. Камилия ханым үзе Кемеровада туып,  Новосибирскида  хореография белеме алган, Казахстанда балет спектакльләрендә биегән.

Аның гаиләсендә   биючеләр һәм балет сәнгатенә өйрәтүчеләр чылбыры өзелми.  Камилия ханымның уллары Рәшит һәм Илдар да хореография династиясен дәвам иттерәләр. Алар  Казан мәдәният һәм сәнгать университетын тәмамлап, мөстәкыйль бию мәктәбе ачканнар. Алар оештырган “Овация”  төркеме Казанның сәнгать сөючеләр мохитендә танылып килә.

Римзил Вәлиев

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*