tatruen
Баш бит / Яңалыклар / ВИДЕО: Мәскәүдә туган тел көне

ВИДЕО: Мәскәүдә туган тел көне

21 февраль – Халыкара туган тел көне! Шул уңайдан “Мәскәү татарлары Штабында” “Туган телем – дөньяга ачкыч» кичәсе узды. Чараның күпчелек кунаклары студентлар булды.

Туган тел кичәсе “Татар телендә сөйләшик! Татарча яшик! Татар теленнән оялмыйк!” девизы белән узды. Туган тел көненә 70ләп студент килде.

“Татар Штабы” координаторы Гөлнара Яруллина студентларны үзара татарча сөйләшергә, интернетта туган телдә аралашырга чакырды. Кунаклар арасында Муса Җәлил, Габдулла Тукай шигырьләрен сөйләүчеләр дә булды. Бигрәк тә, Екатеринбургтан Мәскәүгә күченеп килгән Салават Сүрмәтов Муса Җәлил шигырьләре белән күпләрне шаккатырды.

Кичә вакытында шулай ук вузларда татар студентлары клубларын булдыру, булганнарының эшләрен активлаштыру мәсьәләсе дә күтәрелде.

Чара барышында студентлар шулай ук татарча җырлар җырлады, татарча уеннар уйнады. Кичә «Туган тел» җыры белән тәмамланды.

Алга таба “Татар Штабы” апрель аенда «Мин татарча сөйләшәм” бәйрәмен уздырырга планлаштыра.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*