tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Яңа Чабаксардагы мәчет үз ишекләрен ачты
Яңа Чабаксардагы мәчет үз ишекләрен ачты

Яңа Чабаксардагы мәчет үз ишекләрен ачты

Моннан 15 ел элек Чувашстанның Яңа Чабаксар шәһәрендә беренче тапкыр мәчет төзи башлаганнар иде. Рәсми ачылу булмаса да, узган ел мәчет инде тулы куәтенә эшли башлады. Ә шушы көннәрдә генә биредә беренче тапкыр “Ачык ишекләр көне” узды.

2005нче елда Чувашстанның Яңа Чабаксар шәһәрендә яшәүче Минкадыйр абый Рәҗәпов үзенең бер төркем фикердәш дуслары белән сөйләшә дә шәһәр хакимиятеннән рөхсәт алып гыйбадәтханә төзи башлый. Әлбәттә, беренче көннәрдә җир алу, аны рәсмиләштерү, эшне башлап җибәрү, төзелеш өчен акча юнәлтү бик авыр була. Ничек кенә катлаулы булмасын, Минкадыйр абый башлаган эшне ташлый торганнардан түгел. Дуслары белән бергәләп мәчетне сафка бастыра.

Мәчеткә җылы кертү белән Минкадыйр абый биредә изге Корән нигезләрен һәм гарәп телендә укырга-язарга өйрәнү курсларын ачып җибәрә. Курсларның җитәкчесе, Казанның “Мөхәммәдия” мәдрәсәсен тәмамлап кайткан Гүзәлия апа Адеева белдергәнчә, дәресләрдә әхлак, тәрбия темасына да зур игътибар бирелә.

Гомер буе төзелештә эшләп лаеклы ялга чыккан, хәзер мәчеткә укырга йөрүче Әлфия Шәрәфетдинова бәет, мөнәҗәтләр дә яза.

Бәйрәм азагында барлык кунакларны да корбан ашы мәҗлесенә чакырдылар. Биредә мәчетнең имам хатыйбы Минкадыйр абый мәчет эшчәнлеге, Ислам дине нигезләрен өйрәнү курсларында уку шартлары белән таныштырды. Кунакларны кызыксындырган сорауларга җавап бирде. Әлбәттә инде, мәчет төзелешенә ярдәм итүчеләргә рәхмәт сүзләрен ирештерде.

Рәмис Сафин

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*