tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Яңа Ярмәк авылында мәктәп укучылары белән «Карга боткасы» бәйрәме үткәрделәр
Яңа Ярмәк авылында мәктәп укучылары белән «Карга боткасы» бәйрәме үткәрделәр

Яңа Ярмәк авылында мәктәп укучылары белән «Карга боткасы» бәйрәме үткәрделәр

Самара өлкәсе Яңа Ярмәк авылында мәктәп укучылары халкыбызның иң популяр, иң күңелле язгы бәйрәмнәренең берсе  – «Карга боткасы» бәйрәмен билгеләп үтте.

Балалар бу көнне  төрле милли уеннар уйнады,  җырлар җырлап, такмаклар, табышмаклар, әйтемнәр әйтештеләр.

Уеннар, бәйгеләр булган арада  казанда тәмле булып карга боткасы пеште. Күңелле чарадан канәгать калган балалар бергәләп ботка ашады.

Соңыннан укучылар каргаларга да, канат очларында язны алып килгән өчен, өлеш чыгардылар.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*