tatruen
Баш бит / Яңалыклар / ВИДЕО: Ярославль шәһәрендә яшәүче милләттәшләребез өлкән буын вәкилләренә бәйрәм оештырган

ВИДЕО: Ярославль шәһәрендә яшәүче милләттәшләребез өлкән буын вәкилләренә бәйрәм оештырган

6 октябрь көнне Ярославль шәһәрендә “Ярославль өлкәсенең төбәк татар милли-мәдәни автономиясе” Өлкәннәр көне уңаеннан чара уздырды.

Очрашу Коръән укудан башланып китте. Татар телен өйрәтү якшәмбе мәктәбе укучылары өлкәннәрне “Мин яратам сине Татарстан”, “Эх, сез матур кызлар” җырларын җырлап сөендерде. Шулай ук чара кысаларында татар теле укытучыларын Укытучылар көне белән тәбрикләде.

«Ниһаять бүген әби-бабайларыбызны җыеп бер өстәл артында гапләшеп утрабыз икән!» – дигән сөйләшүләр белән башланып китте Ярославль җирлегендә өлкәннәр көне. Тәмле исләргә төренеп кыстыбый, пирог, өчпочмак, көлчә һәм башка бик күп татлы ризыклар белән керә керешкә бер-берсен кочаклап, сәламләп балкып килә тордылар әбиләр. Бабайлар инде әзер. Алдан ук килеп утырганнар иде. Шулай итеп Коръән укыгач, өлкәннәр өчен җыр башкарабыз дип Имран белән Рөстәм дә укытучыларны, өлкәннәрне котларга керештеләр. Байбикова Рушания Вазыховна җирлектә “Ак калфак” эшчәнлеге турында да бер ничә сүз әйтеп алды. Ике сәгатькә сузылган очрашуда рәхәтләнеп биеделәр, җырладылар. Сагынганннар бер-берсен әбекәйләр, апаларыбыз.

Ярославль шәһәрендә яшәүче татарлар әлеге бәйрәмне оештырган команда җитәкчесе – Хазипов Ясави Тагир улына, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгына рәхмәт белдерә. Чөнки Мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә уйланылган проект кысаларында бу чаралар каралган. Киләчәктә дә бердәмлектә, милли рух белән очрашып, аралашып яшәргә насыйп итсен, дип хәбәр итә “Ярославль өлкәсенең төбәк татар милли-мәдәни автономиясе”.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*