tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Яшел Үзән районы Норлат авылында авыл бәйрәме узды
Яшел Үзән районы Норлат авылында авыл бәйрәме узды

Яшел Үзән районы Норлат авылында авыл бәйрәме узды

Быел да авылыбызның базар мәйданында”Алтын көзем минем” дигән бәйрәм узды, бу бәйрәм өлкәннәргә хөрмәт һәм игътибар йөзеннән, инде күркәм гадәткә әйләнеп, авыл җирлеге, ветераннар советы, «Ак калфак» оешмасы һәм әлбәттә инде шәхси эшмәкәр Мәдинә Мирсәяп кызы Гыйзәтуллинаның матди ярдәме белән ел да уздырыла башлады.
Гомер көзләренә кереп баручы өлкән буын авылдашларыбызның күңелләренә җылы өстәп бүген кояш та үзенең нурларын кызганмады, көне дә матур булды.

Авыл җирлеге сәркатибе Лидия Тюканова, ветераннар советы рәисе, авылның «Ак калфак» оешмасының җитәкчесе Роза Ягудиналар тарафыннан әйтелгән иң җылы сүзләрне бүген юбилярлар кабул итте. Алар арасында бар хезмәт юлын төзелеш белән бәйләгән, авылыбызның гына түгел районыбызның да бик күп административ биналарын төзүдә катнашкан РФ ның атказанган төзүчесе исемен йөртүче Рөстәм абый Исмәгыйлев, теш табибы булып эшләп лаеклы ялга чыккан, хәзер исә дин юлында имам вазифаларын башкаручы Мөнир Ярулла улы Әдиятуллин, Әфган сугышы ветераны Рафаил Таһиров, алтын куллы тегүче Гөлсинә Йосыпова, “Яшь йөрәкләр” җәмгыятенең иң актив әбиләре Гөлнур Гатауллина һәм Фәрдәнә Хәялиевалар бар иде.

“Җылы сүз-җан азыгы”, диләр бит, бәйрәм белән котлап чыгыш ясаган мәдәният хезмәткәрләре, Зөлфирә Кельдеева җитәкләгән “Разноцветная зебра” түгәрәгенә йөрүчеләр, китапханәче Алсу Садикованың өлкән яшьтәге китап укучыларны билгеләп үтүе, болар барысы да өлкәннәребезгә хөрмәт йөзеннән булды.

Елдагыча бәйрәмнең иң тәмле өлеше кайнар чәй, чын үзбәкчә пылау, әле быел шуларга тәмле бәлешләр дә өстәлгән иде. Әнә шундый матур бәйрәмне оештыручыларга, нинди генә чара уздырсалар да үзенең матди ярдәмен авыл өчен, авылдашлар өчен кызганмаган Мәдинә ханымга барлык авылдашларның рәхмәтен җиткерәсем килә, Аллаһ Тәгаләбез дә бит, биргәнгә бирермен, дигән, амин шулай булсын! Бу хакта Яшел Үзән районы «Ак калфак» оешмасы вәкилләре хәбәр итә.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*