tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Яшел Үзәндә Җәлил укулары узды
Яшел Үзәндә Җәлил укулары узды

Яшел Үзәндә Җәлил укулары узды

29 нчы октябрь көнне Яшел Үзән районы Васильево 3 нче номерлы гомуми урта белем бирү мәктәбендә II Халыкара әдәби бәйге “Җәлил укулары”ның “Гомерем минем моңлы бер җыр иде… ” дип исемләнгән муниципаль этабы узды.

Әлеге бәйгедә укучылар бар тырышлыкларын куеп, үзләренең осталыкларын күрсәттеләр. Җәлил шигырьләрен татарча, русча һәм чит телләрдә сөйләделәр. Фронтовик язучыларыбызның әсәрләрен сәхнәләштерделәр. Нигезләмә буенча 7-8 яшьлек балаларның чыгышлары видео буенча бәяләнде.

Укучыларның чыгышларына мәртәбәле кунаклар: Бөтендөнья татар конгрессының Яшел Үзән бүлекчәсе җитәкчесе Әлфия Мирхәйдәрова, “Ак калфак” оешмасының Яшел Үзән булекчәсе җитәкчесе Гөлинә Саттарова, ГТРК “Татарстан” ТВ журналисты Мөршидә Җиһан, “Шәһри Казан” гәҗите журналисты, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, шагыйрә Йолдыз Шәрәпова, “Казан утлары” журналының бүлек мөхәррире, шагыйрь Фәнил Гыйләҗев һәм җирле мәктәпләрнең укытучылары бәя бирделәр.

Бәйге укучылар, укытучылар һәм килгән кунакларның күңелендә җылы тәэсир калдырды. Җиңгән балалар республика турында катнашачак.

Гөлинә Саттарова

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*