tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Язучылар берлеге 78 яшьлек Хәнәфи Бәдигыйны Җәлил исемендәге яшьләр премиясенә тәкъдим итә
Язучылар берлеге 78 яшьлек Хәнәфи Бәдигыйны Җәлил исемендәге яшьләр премиясенә тәкъдим итә

Язучылар берлеге 78 яшьлек Хәнәфи Бәдигыйны Җәлил исемендәге яшьләр премиясенә тәкъдим итә

Татарстан Язучылар берлеге язучы, галим Хәнәфи Бәдигыйны Муса Җәлил исемендәге республика премиясенә тәкъдим итә. Бу мәгълүматны Хәнәфи Бәдигый раслады, үз кандидатурасының идарә утырышында каралуын һәм үтүен әйтте.

Татарстан язучылар берлегенең икенче кандидатурасы – яшь шагыйрь Булат Ибраһимов. Аңа 28 яшь, ул Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты хезмәткәре.

Җәлил исемендәге премия республиканың сәнгать, фән, эшмәкәрлек өлкәсендәге казанышлары булган талантлы яшьләргә бирелә, нигезләмәдә яшьләр белән эшләүче авторлар өчен искәрмә каралган.

Язучы һәм филология фәннәре кандидаты Хәнәфи Бәдигый үзенең гомере буе Муса Җәлил иҗатын өйрәнүе турында әйтә.

“Идарә әгъзалары Хәнәфи абыйның кандидатурасын хупладылар, ул Җәлил иҗатын өйрәнгән һәм яшьләргә пропагандалаган кеше. Шәхсән мин Булат Ибраһимов өчен сөендем. Ул бик талантлы егет, ике китап авторы, аңа өметләр багларга мөмкин”, – диде Татарстан Язучылар берлеге рәисенең беренче урынбасары, шагыйрь Рәмис Аймәт.

Муса Җәлил исемендәге республика премиясе ике елга бер мәртәбә дүрт премия тапшырыла. Һәр премия 200 мең сумны тәшкил итә. Премия лауреатлары Муса Җәлилнең туган көнендә 15 февральдә игълан ителә.

tatar-inform.tatar

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*