tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Yрән егете – Россия чемпионы
Yрән егете – Россия чемпионы

Yрән егете – Россия чемпионы

17 яшьлек Артур Хакимов Казанда узган бәйгедә – татарча көрәш буенча Россия беренчелегендә алтын медаль алу бәхетенә иреште.

Артур 2002-2003 елларда туган егетләр белән бил алышкан. Ярышларда барлыгы 450 кеше катнашкан.

Артур дүрт көрәшче белән бил алышып, финалда Татарстан пәhлеваны белән очраша. Әлеге очрашу 6:1 исәбе белән Артурның җиңүе белән тәмамлана.

– Безнең Артур – бик тә көчле спортчы, ул көрәш белән биш яшеннән бирле шөгыльләнә, шушы вакыт эчендә зур уңышларга иреште. Россия беренчелегенә аеруча тырышып, ныклап әзерләнде – бер ай дәвамында көненә ике тапкыр тренировкага йөрде, шулай ук үз үлчәү категориясенә эләгү өчен авырлыгын сигез килограммга киметте. Һәм, әлбәттә инде, бик нык борчылды hәм дулкынланды,– ди тренеры Рөстәм Карипов.

Зур тырышлык hәм бик күп көч куюның нәтиҗәсе чиксез шатландыра – зарыгып көтеп алган «алтын» хәзер cпортчы егетнең кесәсендә инде. Россия беренчелеген рәсми рәвештә ябу тантанасында Артурны кубок, диплом hәм медаль белән бүләкләгәннәр. Тренеры – бик күп Сабантуйларның мәйдан батыры Рөстәм Кариповка да диплом тапшырылган.

Татарча көрәш буенча Россия чемпионы Артур Хакимов hәрвакытта да терәк hәм таяныч булган тренеры Рөстәм Кариповка, шулай ук туганнарына hәм якыннарына рәхмәт сүзләрен җиткерергә ашыга. Аларның ярдәменнән башка гына спортта югары үрләр яулый hәм җиңүгә ирешә алмас идем, ди Артур.

emetul73.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*