tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Үткәннәргә күз салып: Сарапул татар иҗтимагый үзәге җитәкчесенә 60 яшь тула
Үткәннәргә күз салып: Сарапул татар иҗтимагый үзәге җитәкчесенә 60 яшь тула

Үткәннәргә күз салып: Сарапул татар иҗтимагый үзәге җитәкчесенә 60 яшь тула

2002 елның 29 октябреннән алып хәзерге көнгә кадәр Сарапул татар иҗтимагый үзәге җитәкчесе, Удмуртия Республикасының атказанган элемтәчесе Фаил Исламгалиевка 21 сентябрьдә 60 яшь тула. Фаил әфәнде милләт өчен бик күп эшләр башкарган шәхес. Ул Татар иҗтимагый үзәгенең җитәкчесе ярдәмчесе булып 1992 елда эшли башлый. Шулай ук ул Сарапулда гына түгел, Удмуртиядә беренче кабельле телевидение компаниясе оештырган кеше. Аның туры сүзле, таләпчән җитәкче икәне күренеп тора. Аның белән аралашуы җайлы — ил гамен аңлап, сүз тәмен тоеп сөйли.

“Мин Сарапул шәһәрендә туып-үстем. Әтием Актаныш районыннан, әнием Башкортстаннан. Гаиләдә мин өлкән бала, ике сеңелем бар. Мәктәптә укыганнан соң, азык-төлек техникумын, аннан соң механика институтын тәмамладым. Армия сафларында хезмәт итеп кайтып, “Электрогенератор” заводында эшләдем. Хәләл җефетем Фатыйма Нефтекама шәһәреннән. Бездән ерак түгел күрше урамда гына яши иде. Армиядән кайт­кач, өйләнештек. Гаилә булгач, яшәргә фатир кирәк. Торак-коммуналь хуҗалыгына эшкә кердем. Шушы тармакта 15 ел хезмәт куйдым. Ул вакытларда көн-төн эшләдек. Балаларны балалар бакчасында каравыл­чыга тапшыра идем, каравылчыдан ала идем. 1990 елларда ниндидер эш башларга кирәк иде. Егетләр белән сөйләшеп, әлеге эшкә тотындык. Яңа эш булгач, авыр булды. Ул вакытта кабельле телевидение Россиядә дә яңа аякка басып килә. Сарапул шәһәре телевизион сигналларны начар тота торган зонага керә. Шуңа күрә гади аппаратларны кулланып, тугыз программа күрсәтүдән башладык. Бик еш күргәзмәләргә йөреп, яңа технологияләр өйрәнеп, яңа җиһазлар алдык. Гаиләм — иҗтимагый эштә дә, бизнеста да беренче ярдәмчем, таянычым. Ике улым бар, ләкин алар: “Әти, син бик таләпчән, бергә эшли алмыйбыз”, — диләр. Үзләренең бизнеслары бар. Минем әтием бик таләпчән иде, шулай булырга кирәктер дә. Олы улым төрле милләт вәкилләре белән спорт ярышлары (футбол, волейбол, йөзү, ату, шахмат) оештыра. Без, гомумән, милли оешмалар белән бик дус. Өч оныгым үсеп килә, бокс, көрәш белән шөгыльләнәләр. Тормыш шулай үтеп бара”, — диде ул, юбилей алдыннан хисләре белән уртаклашып. Фаил әфәндене юбилее белән тәбрик итеп, әле күп еллар милләтебез сагында торуын, гаилә куанычлары телибез.

Рәфилә Рәсүлева

yanarysh.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*