tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Юбилей алдыннан очрашу
Юбилей алдыннан очрашу

Юбилей алдыннан очрашу

Төмән өлкәсендә 30 ел татар тамашачысын матур җыр-моңнар белән сөендерүче, төрле халыкара бәйгеләрдә лауреат исемнәрен яулаган, “Татарстан — Яңа гасыр” каналының “Җырлыйк әле” тапшыруында катнашкан “Дуслык” халык ансамбле үзенең олуг юбилеен каршыларга җыенган арада генераль репетиция ясап, Төмән шәһәренең “Төзүче” милләтләр мәдәниятләре йортында концерт куйды. Бу турыда ансамбль җитәкчесе Хәким Мирхәйдәров: “Гадәттә юбилеебызны көз көне уздыра идек. Ә быел, өйрәнгәннәр онытылып китмәсен дип җәйге каникуллар алдыннан 28 апрельгә билгеләгән идек.

Кызганычка каршы, Төмән шәһәренең “Төзүче” милләтләр мәдәнияте йортының концертлар залында янгыннан саклану тәртипләре тулысынча үтәлмәү сәбәпле, төрле тамашалар үткәрү тыелды, шуңа безгә юбилейны көзге айларга күчерергә туры килде. Бу хәбәр тамашачыларыбызның күбесенә вакытлы барып ирешмәячәген аңлап, без аларны мәдәният йортының зәңгәр залына җыярга булдык. Безнең белән очрашырга халык күп килде, зур рәхмәт аларга, һәркемне инде юбилейлы концертыбызда көтеп калабыз”, – диде. “Дуслык” ансамбленең репертуары бик тә үзенчәлекле, бәлки, менә нәкъ шул ягы белән дә алар халык күңеленә якындыр. Гомумән, ансамбльне Төмән өлкәсе себер татарларының визит карточкасы дип әйтсәк тә, бер дә арттыру булмаячак дип уйлыйм. Чөнки алар татар халык җырлары белән беррәттә җирле шагыйрьләребез сүзләренә үзешчән композиторларыбыз иҗат иткән җырларны башкаралар. Алар – Булат Сөләйманов, Клара Кучковская, Рөстәм Русин, Әлминур Патршина, Хәсән һәм Хөсәен Арангуловлар, Җәмилә Рәхимова, Тимергали Мирасов. Шулай ук апрель ае бөек шагыйребез Г.Тукайны искә алу ае булып та исәпләнә. Моны да истән чыгармыйча, “Пар ат” җырын бик матур итеп башкардылар. Соңгы елларда концертларны югары дәрәҗәдә алып баручы нәфис сүз остасы Мөнирә Җамалетдинова шагыйрә Гөләрә Шәрипованың “Тормыш авыр, дибез” дигән шигырен сөйләп үтте. Ялгыз һәм парлап җырлаучыларны да халык бик яратып каршылады. Әсмабикә Мирхәйдәрова белән Дамир Ульданов гармунда татар халык җырларына попурри башкарганда тамашачылар урыннарында биеп утырдылар. Концерт тәмамлангач, халык исеменнән Муллаш авылыннан килгән Мәрьям Зөлбохарова олы рәхмәт белдереп, иҗади уңышлар теләде, үзләренә кунакка чакырды. Ә Тубыл районы, Ябалак авылыннан махсус килгән Маркизә Нәбиева: “Концерт буласын “Яңарыш” газетасыннан укып белдем. Мин үземебездә 30 елга якын “Иртеш моңнары” дигән ансамбльне җитәклим. Шуңа Хәким Мирхәйдәровның шундый зур төркем белән җитәкчелек итүенә чын күңелдән сокланам. Коллектив бердәм, тавышлар “утыртылган”, җитәкченең һәр билгесен аңлап, урынлы җавап кайтаралар. Концерт күңелемә бик ошады, шундый рухи байлык, күңел күтәренкелеге бүләк иткән өчен җырчыларга зур рәхмәт”, – дип сөйләде.

http://yanarish72.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*